Психиатриянең бер тармагы.

Россиядә, традиция буенча, наркология фәкать химик бәйлелекләрне генә өйрәнә, чит илләрдә химик һәм химик булмаган бәйлелекләрне өйрәнүче аддиктология фәне наркологиянең тиңдәше булып тора. Наркология Халыкара психик һәм гамәли (тышкы, кешенең үз-үзен тотышындагы) тайпылышлар классификациясенә кертелгән тайпылышларны өйрәнә.

Дәвалау максатыннан наркотиклар куллану урта гасырлар башыннан билгеле (опийлы дарулар — лауданум, перегорик, Доверов порошогы һ.б. кулланылган). Вудд тарафыннан шприц уйлап табылганнан соң, наркотиклы матдәләрне авыртуны басу һәм психоаддуктив эффектка ирешү өчен венага кертә башлыйлар. Морфий билгеле булып, хирургия һәм онкологиядә авыртуны басу өчен кулланылуга кертелгәннән бирле, морфинизм үзе авыру төре буларак карала.

XX йөз башыннан дөньяда наркотик матдәләр куллану эпидемиясе җәелә. 1920 елларда Көнбатыш Европада яңа химик психостимуляторлар: амфетамин, метамфетамин һ.б. барлыкка килә. Икенче бөтендөнья сугышы аларның киң кулланылышына китерә, яралыларның авыртуларын басар өчен уйлап табылган героин халык арасында наркомания таралуга бер сәбәп була. Кокаин, опиум, марихуананы «затлы» салоннарга җыелып кулланалар. 1960 еллардан ацетон, толуол, трихлорэтил һ.б. нигезендә ясалган препаратлар куллану тарала. Яңа төшенчәләр туа: башлыча психик бәйлелеккә китерүче наркотикларны «йомшак», моңа физик бәйлелекне дә өстәгәннәрен «каты» наркотиклар дип йөртә башлыйлар. Кулланучы «йомшак» матдәләрдән бик тиз «каты» матдәләргә күчә. XX йөз ахырында Россиядә, шул исәптән Татарстанда да яшүсмерләр наркоманиясе куркынычы килеп баса: химик матдәләр һәм таблеткалы синтетик наркотиклар кулланучы яшүсмерләргә кичектергесез һәм стационар ярдәм күрсәтү зарурлыгы туа. Бу төр авырулар өчен махсус реабилитация программалары төзелә, наркоманияне кисәтү чаралары күрелә.

XX йөз ахырында яшьләр арасында шулай ук алкоголизм күренеше (шул исәптән кызлар арасында да) арта. Суррогат эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән психоз очраклары ешая. Татарстанда наркология фән буларак 1980 еллардан үсеш ала. Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе галимнәре, республиканың наркология диспансерларында эшләүче табибләр белән бергә, наркологиянең теоретик һәм практик нигезләмәләрен, авыруларны дәвалауның нәтиҗәле ысулларын эшлиләр. А.М.Карпов тарафыннан фармако- һәм психотерапия, шулай ук хезмәт белән дәвалау методикасы эшләнә, аерым психотроп даруларга клиник бәя бирелә һәм сынау уздырыла. В.Д.Менделевич наркологиягә караган авыруларны кисәтү һәм дәвалау, психик авыруларның үз-үзләренә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен тикшерү юнәлешендә үз тәкъдимнәрен эшли. Л.К.Шайдукова тарафыннан Казан табибләренең тәҗрибәләрен гомумиләштерү нигезендә авыруларны кисәтү һәм дәвалау буенча тәкъдимнәр әзерләнә һәм спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланучы гаиләләрдә парлап-төркемләп эчү үзенчәлекләре өйрәнелә. Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсе булып, аддиктология проблемаларына багышланган хезмәтләрнең махсус җыентыгы дөнья күрә.

Әдәбият          

Штерёва Л.В. Клиника и лечение алкоголизма. Л., 1980;

Чудновский В.С., Чистяков Н.Ф. Основы психиатрии. Ростов н/Д., 1997;

Шайдукова Л.К. Социальная и клиническая психиатрия. К., 1997;

шул ук. Зависимости — выбор и преодоление. К., 2005;

Менделевич В.Д. Наркозависимость и каморбидные расстройства поведения. М., 2003.

Автор — Л.К.Шайдукова