Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 5,3 мең кв.км. Үзәге – Барабинск шәһәре (Новосибирск шәһәреннән 302 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 17126 кеше (2002). Татарлар саны 2010 елда – 944 кеше (1959 елда – 1,9 мең, 1970 елда – 2,1 мең, 1979 елда – 2 мең, 1989 елда – 1,9 мең, 2002 елда 798 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территриясендә татарлар (бараба татарлары) элек-электән яши. Идел һәм Урал буе татарлары монда XIX йөз ахыры – XX йөзнең беренче чирегендә күпләп килеп урнашалар.

Хәзерге вакытта районда бер генә татар авылы – Тандов бар (2010 елда – 122 кеше). Шулай ук татарлар Яңа Курупкаевка авылында тупланып яши.

Тандовта XX йөзнең беренче яртысында мәчет була. Хәзерге вакытта анда Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең филиалы, «Чулпан» иҗат берләшмәсе эшли. 2014 елда авыл клубында этнография музее ачыла.

Яңа Курупкаевка авылында «Ләйсән» фольклор төркеме эшли. Сабан туе бәйрәме үткәрелә, 2015 елда Барабинск шәһәрендә «Сабан туе дусларын җыя» өлкә бәйрәме уза.