Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
тел галиме, лексикография белгече
Гомер еллары: ?, Идел буе — XIX йөз уртасы.
Бохарада укый. Якынча 12 мең төрки сүзне (тәрҗемәсе белән) үз эченә алган «Лөгате төрки вә фарсы вә гарәби» («Төрки, фарсы, гарәп сүзлеге», якынча XVIII йөз ахыры) төзи. Кереш өлештә Мөхәммәдкәрим әл-Болгари сүзлекнең гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнүче татарлар өчен эшләнүен билгеләп үтә.
Кулъязмасы Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә саклана. Аны өйрәнү белән Ә.Г.Кәримуллин һәм А.Фәтхи шөгыльләнә.
Кәримуллин Ә. Төрки телләр белеме. К., 1962;
Фәтхи А. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. К., 1968.
Автор — В.Х.Хаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.