Анисим Кириллович (1789 ел, Казан өязе Мишаевка авылы — 1858 елның 7 феврале, Казан), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, сәүдә киңәшчесе (1849). Крәстияннәрдән. Башта сәүдәгәр В.А.Савиновта приказчик була. 1822 елда үз эшен башлый (агач савыт-саба белән сәүдә итә). 1825 елда Казанда һәм Түбән Новгородта уен карталары сатарга рөхсәт ала. Кужерда пыяла фабрикасы һәм Казан губернасының Царёвококшайск өязендә аракы заводы сатып ала. 1849 елда аның көмеш акча әйләнеше 300 мең сумга җитә (ипи, балык, май, шәраб, бакалея һәм киҗе-мамык, тимердән ясалган товарлар сәүдәсе). Казанда 6 таш йорты, Царёвококшайск өязендә 2 дачасы, 2600 дис. җире була. 1848–1850, 1857 елларда Казан шәһәре башлыгы, бер үк вакытта Казан шәһәр җәмәгать банкы директоры. Ложкиннарның картлар йорты попечителе, төрмәләргә күзәтчелек һәм ярдәм җәмгыяте әгъзасы (1834 елдан директоры).

Ложкиннарның картлар йортына бина алырга көмеш белән 25167 сум акча иганә итә (йорт аның акчасына тотыла). Император Казан икътисадчылар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1841 елдан). Өч алтын һәм бер көмеш медаль белән бүләкләнә.

Пётр Анисимович (1828 ел, Казан — 1884 елның 23 гыйнвары) — 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Пыяла фабрикасы, селте һәм аракы заводлары, Казанда 6 таш йорт һәм Царёвококшайск өязендә 2470 дис. урман хуҗасы. Идел буенда табаклы пыяла һәм пыяла савыт-саба җитештереп сатучы эре эшмәкәр. 1863–1866 елларда Казан шәһәр магистраты бургомистры, 1865 елдан Казан өязе һәм губерна земство җыеннары, 1871–1884 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан шәһәр җәмәгать банкы, Идел-Кама һәм Дәүләт банкларының Казан бүлекчәләре идарәсе әгъзасы. Мария кыз балалар гимназиясе попечительләр советының идарә әгъзасы. Император Казан икътисад җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. 2 «Тырышлык өчен» алтын медале белән бүләкләнә.

Чыганак

Достойны памяти потомков (Городские головы Казани 1767–1917 гг.): Сб. док. и материалов. К., 2002.

Әдәбият                  

Агафонов Н.Я. Из Казанской истории. К., 1906;

шул ук. Казань и казанцы. К., 1906. Вып. 1;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор — Л.М.Свердлова