Йомышлы татарлар нәселеннән. Икмәк сәүдәсе белән кәсеп итәләр, Казан губернасы Мамадыш өязендә, Нократ губернасы Малмыж өязендә бакыр кою заводлары була.

Бертуган Афанасий Иванович (1724–1796 елдан соң) һәм Иван Иванович (1737–1811 елдан соң) — Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәрләре. Афанасий Иванович шәм һәм тире эшкәртү заводлары, шәһәреу. Болакның сулъяк ярындагы агач өй һәм ташпулат хуҗасы. 1768 елга кадәр Сенат әмере белән Казан губернасы канцеляриясенең яшерен эшләр бүлегендә татарчадан тәрҗемә итүче вазифасын башкара. Иван Иванович Пыжма бакыр кою һәм башка заводларның хуҗаларыннан берсе. Икмәк белән сәүдә итә. Воскресенская урамында таш өе була. Казаннан депутат буларак, Яңа кануннар эшләү комиссиясе эшендә катнаша (1767–1769), Казан татарларының шәһәрдә сәүдә итүгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләрен кире кагучылар ягында була. 1782–1784 елларда Казан шәһәре башлыгы.

Иван Афанасьевич (1752–1809 елдан соң) Казанның 3 нче гильдия сәүдәгәре, хезмәте белән танылган шәхес (1791), Пыжма бакыр кою, Мамадыш һәм Малмыж өязләрендәге заводларның хуҗаларыннан берсе. 1779–1781 елларда Казан шәһәр магистраты бургомистры. 1781 һәм 1784 елларда вөҗдан мәхкәмәсенә судья һәм Казан шәһәр магистратына утырышчы итеп сайлана.

XIX йөздә Кобелевлар нәселенең абруе төшә.

Чыганаклар

Достойны памяти потомков. Городские головы Казани 1767–1917 гг.: Сб. док. и материалов. К., 2002.

Әдәбият

Агафонов Н. Казань и казанцы. К., 1906. Кн. 1.         

Автор –  Л.М.Свердлова