Биографиясе

1679 ел, Мәскәү – 1755 елдан соң.

Чыгышы белән дворяннардан.

1698 елдан дәүләти һәм хәрби хезмәт башкара.

1700–1721 еллардагы Төньяк сугышында катнаша.

1731–1733 елда Мәскәү генерал-полицмейстеры.

1733–1736 елда Доимочный приказ, 1736–1738 елда Конфискация канцеляриясе баш судьясы (Мәскәү).

1741 елдан Мәскәү губернаторының губерна эшләре буенча иптәше (урынбасары).

1748–55 елда Казан губернаторы.

Татарлардан корал, кургаш җыеп алып, губерна шәһәрләрендә һәм өязләрендә хәрби отрядлар урнаштырып, татар халкының күтәрелешен булдырмый кала (1748 ел).

1749 елгы янгыннан соң Казанны торгызу белән җитәкчелек итә.

Яңа Татар бистәсен төзүдә, постау мануфактурасының кирпеч биналарын һәм башка корылмаларны салуда ярдәм итә.

Архиепископ Лука (Конашевич) белән берлектә төбәктәге халыкларны күпләп христианлаштыруда катнаша.

С.Т.Греков вакытында Царёвококшайск, Алабуга шәһәрләрендә (1750 ел), Казанда (1753 ел) яңа чукындырылганнар өчен мәктәпләр ачыла, шәһәр ратушалары һәм магистратлар каршында гәп мәхкәмәләре оештырыла (башкарма органнары булмаган, кичектергесез карар чыгара торган, ярминкә сату-алу бәхәсләрен хәл итүче мәхкәмәләр) (1754 ел), Мишә (Нырсы) бакыр кою заводы төзелә (1749 ел).

Әдәбият

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                     

Автор – Е.Б.Долгов