Биографиясе

1719 ел тирәсе – 1774 елның 13 феврале, хәзерге Алексеев районы Биләр авылы.

Баш күтәрүчеләр аны йөзбашы итеп сайлыйлар.

Й.Енгалычев отряды Бөгелмә яныннан Биләркүл авылына кадәр (хәзер Нурлат районында) сугышып бара. Күп авылларда булып, Й.Енгалычев крәстияннәрне Е.И.Пугачёв манифестлары һәм указлары белән таныштыра, дәгъваларны карый, алпавытларны һәм дин әһелләрен җәзага тарта. 1774 елның гыйнвар ахырында отряд Чирмешән кирмәненә каршы яуда катнаша.

Й.Енгалычев кулга алына һәм 2 февральдә Казанга яшерен комиссиягә озатыла, аның карары нигезендә асып үтерелә.

Әдәбият

Алишев С.Х. Князь Йосыф Енгалычев һәм башкалар // Казан утлары. 1973. № 8;

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. Казань, 1973.