Эчтәлек

1719 елда йомышлы татарлар Невай Параев (1653–? еллар)  һәм аның ике улы – Девай (1679–? еллар) белән Имай (1689–? еллар) Усы даругасының (хәзер Башкортстан Республикасының Борай районы) Әзәк авылында яшәгәннәр.

Девайның уллары – Сөләйман белән Мөслим. Девай Неваев мишәр старшинасы буларак билгеле.

Усы даругасының мишәр старшинасы Сөләйман Деваев Батыршаны кулга алуда катнашкан. Сөләйманның улы Ишмөхәммәт Деваев XVIII йөзнең икенче яртысында Нугай даругасына күчкән һәм шунда мишәр старшинасы булган. Шул вакыттан соң Деваевлар Тукай авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Бишбүләк районында) яшәгәннәр. Нәселнең бер өлеше 1739 елда Сыйрышбаш авылына (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районында) килеп утырган.

XIX йөздә Тукай авылындагы Деваевларга нәселдән күчүче дворянлык бирелгән. Татар галиме һәм мәгърифәтчесе Әбүбәкер Диваев (1855–1933 еллар) Деваевлар нәселеннән чыккан.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – И.Р.Габдуллин