- РУС
- ТАТ
Якынча 1605 ел, Двинск өязе Есипов авылы, икенче версия буенча, Бөек Устюг – 1673 ел, Мәскәү.
Помор крестьяннар гаиләсеннән. 1630 еллардан Себердә хезмәттә, Тобол, Ениисей шәһәрләрендә, 1638 елдан Якутск ныгытмасында хезмәт итә. Яна, Индигирка, Алазея елгалары буйлап походларда катнаша.
1643 елда М.Стадухин отряды составында Колыма елгасын ача һәм Түбән Колыма ныгытмасына нигез сала.
1648 елда Ф.А.Попов белән бергә Колыма тамагыннан көнчыгышка диңгез экспедициясен җитәкли. Паруслы-ишкәкле судноларда Чукот ярымутравының төньяк яр буе буйлап уза, "Зур таш борын"ны (хәзерге Дежнёв борынын) урап уза һәм сентябрьдә Тын океанга чыга. Шул рәвешле, беренче тапкыр Азия белән Төньяк Американың бугаз (соңрак Беринг бугазы дип атала) белән аерылганлыгын исбатлый, өстәвенә аны В.Берингтан 80 елга алдарак эшли. Экспедициянең күп өлеше штормнарда һәлак була, Анадырь тамагыннан көньяктарак Дежнёв судносы җимерелә. Калган 12 кеше Коряк таулыгы аша Анадырьга барып җитәләр, анда кышлыйлар, ә 1649 елда Анадырь ныгытмасына нигез салалар.
1664 елда С.И.Дежнёв "сөяк казнасы" белән Мәскәүгә килә, 19 ел өчен хезмәт хакы һәм казак атаманы чины ала.
1671 елда икенче мәртәбә башкалага "кеш казнасы"н илтә, шунда тиздән вафат була.
Евразиянең иң көнчыгыш чиге (Дежнёв борыны), Беринг диңгезендәге бухта һәм бистә, бозваткычлар, шулай ук берничә шәһәрдә, шул исәптән Мәскәү, Казан, Мурманск, Бөек Устюг шәһәрләрендә урамнар Дежнёв исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.