60 ка якын төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Африкада, башлыча, Урта диңгез буенда таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре — сары резеда (R. lutea) Идел алдында һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Карбонатлар чыгып торган урыннарда, тимер юл өемнәрендә, юл буйларында, ара-тирә чүп үләне буларак кырларда үсә.

30–50 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыр системасы юанрак төп һәм нечкәрәк ян тамырлардан тора. Сабагы ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре вак, аксыл яки яшькелт-сары, озын чукларга җыйналган. Җимеше — өч кырлы озынча тартмачык. Май — сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль — октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Яфракларында С витамины, орлыкларында эфир мае бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тир чыгару һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Ак чәчәкле хуш исле резедане (R. odorata) декоратив үсемлек буларак бакчаларда үстерәләр.

Баллы үсемлекләр.

Сары резеда