Эчтәлек

Сәнәгатькә — йон, тире, каракүл, сәүдәгә ит, сөт, сарык мае һ.б. җитештереп тапшыра. Продукциянең кайбер төрләре (нечкә эчәкләр, йон мае һ.б.) медицинада, парфюмерия сәнәгатендә киң кулланыла. Сарык асраучылык дөньяның 150 дән артык илендә үсеш алган; продуктлылыгы төрле юнәлешле 1 млрд тан артык сарык исәпләнә, генофондны җирле шартларга яраклаштырылган 600 дән артык токым тәшкил итә. Узган гасырның 60 нчы елларында СССР да сарыкларның 60 токымы асрала. Терлекләрнең баш саны һәм сарык ите җитештерү буенча ил дөньяда 1 нче, йон җитештерү буенча 2 нче урынны били. Татарстанда, башка күп кенә төбәкләрдәге кебек үк, сарык асраучылык тарихи ныгып урнашкан тармак санала. 1913 елда Казан губернасында 1291,9 мең мөгезле вак терлек исәпләнә, ягъни 1 крәстиян хуҗалыгына 6,2 баш мал туры килә. Терлекчелектә җитештерелгән тулай продукциянең 38% ын сарык асраучылык тармагы бирә. 1926 елда сарыкларның баш саны 2562,1 меңгә җитә, әмма сыйфат күрсәткечләре түбән була: тупас йонлы, озын яки кыска нечкә койрыклы җирле сарыкларның тереләй авырлыгы 45–70 фунт тәшкил итә, алардан 2–3 фунт йон кыркыла. 1932 елда колхозларда 34,3 мең башка исәпләнгән 110 сарык фермасы төзелә; 1935 елга фермалар саны — 904 кә, терлекләрнең баш саны 144,9 меңгә җитә.

1920 елларда, бериш нечкә һәм ярымнечкә йонлы кушылчак терлекләр китереп чыгаруны төп максат итеп куеп, нәселле терлек үрчетү буенча чаралар күрелә. 1921 елда Чистай өязенең Галактионово совхозында нәселле сарыклар фермасы булдырыла, фермага Германиядән прекос токымлы сарыклар сатып алына. 1932 елдан колхоз-совхозларда массачыл рәвештә җирле тупас йонлы сарыкларны нечкә һәм ярымнечкә йонлы нәсел тәкәләренә йотылулы кушу юлы белән токым яхшырту эше башлана; шәхси крәстиян хуҗалыкларында селекция-нәселле терлек үрчетү эше алып барылмый. 1934 елда Чистай районының «Урожай», «Мәгариф», Кукмара районының «Азлян», Балык Бистәсе районының «Марс» колхозларында (барлыгы сарык асраучылык белән шөгыльләнүче 14 нәсел хуҗалыгында) нәселле терлек фермалары булдырыла. 1920–2000 елларда җирле терлекләрнең продуктлылык һәм нәсел сыйфатларын яхшырту өчен 16 дан артык токымга караган, шул исәптән черкас, совет мериносы, грозный, романов, прекос, мерино-фляйш, цигай, австралия мериносы, ромни-марш, острогожск, куйбышев, кавказ, алтай мериносы, красноярск, ставрополь, полварс токымлы сарыклар кертелә.

Бөек Ватан сугышы елларында колхоз һәм совхозларда сарыкларның баш саны сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда ике тапкыр кими һәм 283,3 мең тәшкил итә. 1952 елда сугышка кадәрге күрсәткечләрдән узып кителә: сарыкларның баш саны — 810 меңгә, 1960 елда 909 меңгә җитә. Сарыкларның нәсел һәм токым сыйфатларын ясалма орлыкландыру юлы белән яхшыртуга зур игътибар бирелә. 1970 елда колхоз-совхозларда чиста токымлы сарыклар — 154 мең баш, 1974 елда 536,9 мең баш була. Тупас йонлы сарыкларны нечкә йонлы тәкәләргә кушу буенча алып барылган дәвамлы эш нәтиҗәсе буларак, 1976 елга республикадагы сарык асраучылык хуҗалыклары нигездә нечкә һәм ярымнечкә йонлы сарык асрауга күчеп бетә. Чиста токымлы сарыклар саны 94,7%, шул исәптән прекос токымы 96,7, алтай меринослары 87,8, совет мериносы 98,4, куйбышев токымы 80,9% тәшкил итә.

1960–2000 елларда ТРда сарыкларның нәселен һәм продуктлылык сыйфатларын яхшырту һәм репродукция эше белән 3 нәсел үрчетү совхозы — Азнакай районының Вахитов исемендәге, «Урманай», Баулы районының «Кандыз» совхозлары һәм 18 нәсел фермасы шөгыльләнә. Алардагы 43 мең баш терлеккә тулаем бонитировка уздырыла (100% тан элита класслы — 17%, 1 нче класслы — 32,3%, 2 нче класслы — 22,4%, 3 нче класслы һәм брак — 28,3%).

1975 елда сарык фермаларының һәркайсында уртача 1700 әр баш терлек асрала.

1980 еллар ахырында ТАССРның колхоз һәм совхозларында сарыкларның баш саны 800 мең исәпләнә, башлыча, нечкә һәм ярымнечкә йон юнәлешендәге сарыкларның 4 токымы асрала; прекос (73%), алтай мериносы (19%), куйбышев (4%), совет мериносы (3%), шулай ук мерин-фляйш (1%); шәхси крәстиян хуҗалыкларында (шәхси сектор) җирле тупас йонлы сарыклар тотыла.

Токымлы сарыклар саны арту нәтиҗәсендә, тулаем йон җыемы арта, йонның сыйфаты яхшыра. 1974 елда нечкә йон сату күләме 88%, ярымнечкә йон сату күләме 9,6% тәшкил итә. Шулай да, терлекләрне кушылдыру буенча массачыл эш башланудан алып, 2007 елга кадәр бер сарыктан кыркылган йон 2,5–3,4 кг, иткә тапшырылган терлекнең уртача тере авырлыгы 30–35 кг дәрәҗәсендә кала килә. Йон һәм ит буенча продуктлылык күрсәткечләренең түбән булуы сарыкларның токым сыйфатларын яхшырту эшенең терлекләрне ашату һәм карау шартларын яхшырту белән бергә алып барылмавыннан чыгып аңлатыла, нәтиҗәдә, продуктлылык үсеше терлекләрнең токымын яхшырту темпларыннан калыша. Бәрәннәр үлеме аерым елларда республика буенча тулаем 15% ка, кайбер районнарда 25–30% ка җитә һәм артып та китә. ТРда 2014 елда сарыклар саны 324000 баш тәшкил итә.

Әдәбият  

Григорьев Н.В. Животноводство Татарии: Опыт, проблемы, перспективы. К., 1976;

Фазульзянов А.Х., Минькин А.Ф. Интенсификация овцеводства Татарии. М., 1990;

Мороз В.А. Овцеводство и козоводство. Ставрополь, 2002;

Ульянов А.Н. Овцеводство. Краснодар, 2004.                                  

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов