Эчтәлек

В.Л. Челышев портреты. 1884 ел

Рәссам И.Н.Крамской. Пермь сәнгать галереясы

Биографиясе

1828 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе Шереметьевка авылы — 1900 елның 2 августы, Чистай шәһәре.

Икмәк белән сәүдә итә, Казан губернасы территориясендә он тарту, ярма һәм капчык туку предприятиеләре били.

Чистайның помор юнәлешендәге иске дин тарафдарлары җитәкчеләренең берсе.

1872–1875 елларда Чистай шәһәре башлыгы. Чистайда суүткәргеч төзүгә һәм тотуга (1881), хатын-кызлар прогимназиясе (1883), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе (1890), хастаханә (1893–1895), сәүдә йорты (1896) биналары һ.б. төзелешләренә, Чистай өязендә училищеләр һәм хастаханәләр биналарын төзүгә күп акчалар сарыф итә.

Казан губернасы халкына 1891–1892 елларда ачлык чорында азык-төлек белән ярдәм күрсәтә.

Чистай шәһәренең мактаулы гражданы.

Автор — Е.Б.Долгов