- РУС
- ТАТ
татар бәкләре нәселе
Алтын ханнан һәм Гөрләвеч ханшадан башлангыч ала. XVI йөздән нәсел вәкилләре рус хезмәтенә керә. Документлар белән расланган шәҗәрә XVI йөз ахырында хезмәттә булган, Касыйм өязендә яшәгән һәм крепостной крәстияннәре белән Темгеново авылын биләгән Темген бәктән башлана.
Аның улы Чемай дворян һәм бояр балалары исәбендә саналып, полкта хезмәт итә. Патша Михаил Фёдорович тарафыннан аңа Шацк өязендәге Цыпляково һәм Баскаково авылларында, Касыйм өязендәге Темгеново, Поповское, Коркодышево авылларында утарлар бирелә, акчалата түләү билгеләнә. 1681, 1684 елларда Чемайның утарлары аның уллары Нарукайга, Бикмайга, Уразмәмәткә, Акбулатка һәм оныгы Сәфәр Мәмәтовка күчереп языла.
Нарукай шулай ук дәүләт хезмәтендә тора. Петр I нең мөселманлыктагы йомышлы кешеләрне чукындыру турындагы 1713 елгы указыннан соң Чанышевларның крепостной крәстияннәре, җирләре һ.б. биләмәләре казна милкенә күчерелә (1728 елда җир биләмәләре кайтарып бирелә).
XVIII–XIX йөзләрдә Чанышевлар Шацк (соңрак Тамбов) өязенең Тенишево, Касыйм өязенең Фроловская һәм Темгеново авылларында яшиләр. 1754, 1759 елларда бәк Чанышевлар Тенишево авылыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Күзәй авылына күченеп утыралар; 1851 елда анда әлеге нәселнең 106 вәкиле яши.
Ибраһим Биктимер улы (?-1812 елда соң) Оренбург краенда сәүдә белән шөгыльләнә. 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышы вакытында «чит диндәгеләр» командасын җитәкли, Оренбургны Е.И.Пугачёвның баш күтәрүчеләр гаскәреннән саклауда актив катнаша, Сакмар шәһәрчеге янында хөкүмәт гаскәрләре ягында сугыша. Хөкүмәт алдындагы хезмәтләре өчен прапорщик дәрәҗәсенә лаек була, алтын медаль белән бүләкләнә, «җан башыннан алынган салымнан мәңгелеккә азат ителә»; аңа шулай ук «барлык Россия буенча сәүдә итәргә» юл куела. Баш күтәрү бастырылганнан соң хакимиятләр тарафыннан Оренбургка күченергә рөхсәт бирелә. «Азия халыклары» белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерә. Оренбургның түбәнге земство мәхкәмәсе утырышчысы була (1780 еллар).
Аның бертуганы Мостафа Чанышев пугачёвчылар белән көрәштәге хезмәтләре өчен җан башыннан алынган салымнан азат ителә, алтын медаль һәм кылыч белән бүләкләнә. Соңрак Ибраһим белән Мостафаның уллары һәм оныклары Тукай авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) яшиләр. Чанышевлар нәселенә дворянлык Сенатның 1796 елгы указы белән кайтарыла; аның вәкилләре Оренбург губернасы дворяннары шәҗәрәсе китабының 4 нче өлешенә кертелә.
Чанышевлар нәселеннән генерал Я.Җ.Чанышев чыккан.
Шишкинцев И. К истории Пугачёвского бунта (неизданные материалы) // Тр. Оренбург. уч. архитектор комиссии. 1902. Вып. 9;
Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006;
Ахметшин Ш.К. Бархатная книга татар: Российские дворянские роды тюрко-татарского происхождения. СПб., 2010. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.