Биографиясе

1835 елның 26 ноябре (8 декабре), Мәскәү – 1898 елның 7 апреле, Казан өязе Шушар авылы. Е.А.Боратынскийның улы.

Николай исемендәге кавалеристлар училищесен тәмамлый (1854); лейб-гвардияче Павловск полкында өч ел хезмәт иткәннән соң отставкага чыга (1857), Казанда яши башлый.

Бертуганы Лев белән бергә әтиләренең шигырьләрен, хатларын, башка төр язмаларын туплыйлар, аңа аңлатмалар язалар (Казанда 1884 елда нәшер ителә). Казанда Зур Лядской урамындагы Боратынскийлар утарында шагыйрь Е.А.Боратынский кулъязмаларының, китаплары һәм архивының зур өлеше туплана.

Боратынский 1865–1870 елларда Казан губерна дворяннары башлыгы була.

Казандагы беренче кыз балалар гимназиясенең тышкы идарәчеләре советы рәисе (1865–1882). Гимназия укучылары өчен стипендия билгели.

Хатыны Ольга Александровна (1844–1918) мәгълүм шәркыятьче галим М.Казимбәкнең кызы була.

Россия дворяннары эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр һәм «Дусларыма истәлеккә» («Друзьям на память», 1882) исемле шигырь җыентыгы авторы.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены, 1853–1856 елгы сугыш истәлегенә чыгарылган медаль һәм Иран хөкүмәтенең 2 нче дәрәҗә Арыслан һәм Кояш ордены белән бүләкләнә.

Автор – И.В.Завьялова