Эчтәлек

Акча реформасы уздыру, барыннан да элек, инфляциянең социаль-икътисади нәтиҗәләренә бәйле.

Илнең икътисади һәм халыкара хәленә, акча бәясенең төшү дәрәҗәсенә һәм дәүләтнең эчке сәясәтенә карап, акча реформасы төрле ысуллар белән гамәлгә ашырыла һәм төрле максатларны күздә тота: аның төре үзгәртелү белән яңа акча системасына, мәсәлән, көмеш монометаллизмыннан алтын монометаллизмына, алтынга ваклана торган акчалардан вакланмаучы кредит акчаларына күчүгә; акча системасын өлешчә үзгәртүгә, мәсәлән, акча берәмлеге һәм хасиятенең төрен, исемен, акча әйләнешен гамәлгә ашыручы органнарны һәм башканы үзгәртүгә юнәлтелгән булуы да мөмкин.

Акча реформасының төп ысулы – нуллификация (гамәлдән чыгару) – дәүләтнең кыйммәте төшкән кәгазь акчалары гамәлдән алына һәм ваклана торган тотрыклы алтын тәңкәләр чыгару турында игълан ителә (алтын стандарт вакытында).

Акча әйләнешенең тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында акча реформасының мөстәкыйль рәвештә яисә акча деноминациясе белән бер үк вакытта уздырылуы да ихтимал – акча знагына куелган бәянең билгеле бер нисбәттә яңага үзгәртелеп алмаштырылуы, бер үк вакытта һәм шул ук нисбәттә бәяләрнең, тарифларның, хезмәт хакларының яңадан хисапланылуы һ.б.

Озакка сузылган инфляция шартларында акча әйләнеше тәэмин ителә алмаганда, акча реформасы урынына, гадәттә, акча ихтыяҗын акча-кредит һәм салым механизмнары аша бәяләрне, хезмәт хакын һәм башка чараларны эченә алган инфляциягә каршы комплекслы дәүләт программасы гамәлгә кертелә.

Россия акча әйләнеше тарихында төрле акча реформасы уздырыла: 1704 елда Пётр I тарафыннан унарлыклы кәгазь акча системасы кертелә.

Императрица Екатерина II вакытында, хәрби чыгымнарны каплау һәм күп санлы авыр бакыр акчалар таләп ителә торган исәпләүләрне җиңеләйтү өчен 1769 елда ассигнацияләр (кәгазь акча) чыгаруның Россия акча системасы өчен әһәмияте зур була. 100, 75 һәм 25 сумлык кәгазь акчалар хөкүмәт тарафыннан Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә оештырылган махсус банкларга салынган бакыр тәңкәләр белән тәэмин ителә.

1839–1843 елларда Россиядә көмеш монометаллизмын законлаштыручы акча реформасы уздырыла. Ул ассигнацияләнгән сумны девальвацияләү белән гамәлгә ашырыла һәм көмеш бер тәңкәнең кыйммәте 3 сум 50 тиенлек акча бәясе белән билгеләнә. 1841 елда 50 сумлык кредит билетлары чыгарыла, алар көмеш һәм вак акчалар белән беррәттән әйләнештә йөри.

Көмеш монометаллизмы артта калган икътисад һәм түләү балансы дефициты шартларында сумның тотрыклылыгын тәэмин итә алмаган. Шуңа күрә 1895–1897 елларда Россиядә алтын монометаллизмын урнаштыру буенча акча реформасы уздырыла (ул вакытта алтын стандарты күп кенә алдынгы илләрдә киң таралган). 0,774234 г саф алтыннан ясалган алтын тәңкә Россиядә төп акча системасын тәшкил итә, кредит билетларын (банкнотлар) 1,5:1 нисбәтендә алтынга ирекле алмаштыру кертелә. Кредит билетларын алмаштыруны уздыру максатларында аларның алтын белән тәэмин ителеше Россия Дәүләт банкы уставы белән рәсмиләштерелә. 5 һәм 10 сумлык алтын тәңкәләр сугыла. Яңа банк билетлары чыгару хөкүмәттәге алтын запасы белән чикләнә. Алтын акчалар стандарты Россиядә акча системасының чагыштырмача тотрыклы булуына һәм милли валютаның абруе ныгуына ярдәм итә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, алтын акчалар әйләнештә йөрүдән туктатыла, кәгазь акчаларны алтынга алмаштыру да бетерелә, кулланылышта кәгазь акчалар гына кала.

Октябрь революциясеннән һәм Гражданнар сугышыннан соң сумның кыйммәте төшә, шул хәл акчасыз товар алмашуның үсүенә китерә. Яңа икътисади сәясәткә (НЭП) күчү белән, акча әйләнешен тотрыклыландыру өчен 1922–1924 тә акча реформасы уздырыла. Шул чакта кабул ителгән акча системасы Советлар Союзы таркалганга кадәр гамәлдә була. Ул деноминациядән, акча берәмлеген эреләндерүдән һәм акча знакларында күрсәтелгән номиналь бәяне киметүдән башлана. 1922 елдагы деноминация яңа үрнәктәге 1 сумлыкны – элеккеге 10000 сумлыкка, 1922 елдагы 100 сумлыкны 1923 елда 1 сумлыкка тигезли.

Дәүләт банкы тарафыннан 1922 елда 25%ы – затлы металлар һәм тотрыклы чит ил валюталары, 75%ы җиңел реализацияләнә торган товарлар һәм вексельләр белән тәэмин ителгән ун сумлык кәгазь акча әйләнешкә кертелә. Бер үк вакытта бюджет дефицитын каплау өчен совет акча берәмлекләре (знаклары) чыгарыла. Революциягә кадәрге ун сумлыкны эмиссияләү белән 1 сумлык бәясендәге алтын авырлыгының чагылышын торгызу акча реформасының беренче этабында иң мөһим элементларның берсе була. 1923 елда кәгазь акчалар чыгару белән бер үк вакытта 10 сумлык алтын тәңкәләр дә сугыла. 1924 елда илдә 10 сумлык алтын тәңкәләрнең 90% чамасы әйләнештә йөри. 1924 елның февралендә казначылык билетлары чыгарыла башлый. Ул акчалар алтын белән тәэмин ителмәгән, шуңа күрә алар өчен эмиссия чикләмәсе билгеләнгән. Әйләнештә көмеш илле тиенлекләр барлыкка килә (1927 елга кадәр сугыла), бер тәңкәлек (1924 елга кадәр генә сугыла), шулай ук 20; 15 һәм 10 тиенлек көмеш (1931 елга кадәр сугыла) һәм 5; 3; 2; 1 тиенлек бакыр акчалар сугыла. 1925–1928 елларда ярты тиенлекләр сугыла.

Совет акчалары сатып алу юлы белән әйләнештән алына: 1923 елда чыгарылган 50 мең сумлык акча знаклары 1 сумга алмаштырыла. 1924 елның 10 апреленнән совет знакларының әйләнештә йөртелүе туктатыла. 1922–1924 елларда акча реформасы уздыру этабы төгәлләнгән дип санала.

«Акча реформасы уздыру һәм азык-төлек, сәнәгать товарларына карточкаларны бетерү турында»гы 1947 ел 14 декабрь карары белән иске акча знаклары яңа чыгарылган акчаларга алмаштырыла һәм тупланган акчалар яңача бәяләнә: иске 10 сумны яңа 1 сум нисбәтендә алмаштыру бер атна эчендә уздырыла. Саклык кассаларындагы 3 мең сумга кадәр булган кертемнәр яңача бәяләнми. 3 меңнән 10 меңгә кадәрге кертемнәр – 3:2, ә 10 меңнән артканда – 2:1 нисбәтендә бәяләнә. Дәүләт заём облигацияләре 3:1 нисбәтендә бәяләнә. Дәүләт оешмалары һәм предприятиеләрнең акча средстволары яңача бәяләнми, ә кооператив предприятиеләрнең һәм оешмаларның, шулай ук колхозларның акча средстволары иске 5 сум яңа 4 сум исәбеннән бәяләнә. 1947 елгы реформа акча системасының элекке структурасын тулысынча саклый. Аерма шунда гына, СССР Дәүләт банкы билетлары алтын ун тәңкәләр урынына кәгазь ун сумлыклар буларак чыгарыла башлый.

СССР Югары Советының 1961 елның 1 гыйнварындагы карары белән илдә акча реформасы уздырыла: моңарчы әйләнештә йөргән ун сумлык акчалар яңасы белән 1 сумлык нисбәтендә алмаштырыла. Шул ук вакытта товарларга, хезмәт күрсәтүләргә, керемнәрнең барлык төрләренә, түләү йөкләмәләренә һәм башка бәяләр 10 мәртәбә төшерелә. Чит ил валюталарына тәңкәнең кыйммәте күтәрелә.

1992 елда СССР таркалганнан соң, беренче Россия банкнотлары Советлар Союзы банкнотлары белән беррәттән әйләнештә йөри. «Россия Федерациясенең акча системасы турында»гы 1992 елның 25 сентябрендәге Федераль законы буенча акчалар әйләнеше камилләштерелә. Әлеге законда Россия акчаларының элеккеге СССР илләрендә дә, РФ белән төзелгән шартнамә нигезендә файдаланылуы әйтелә. РФ Үзәк банкы 1993 елның 26 июлендә СССР Дәүләт банкы һәм РФ Банкы тарафыннан 1961–1992 елларда чыгарылган акчаларны кулланудан алу һәм аларны РФ Үзәк банкының 1993 елгы акчаларына алмаштыру турында карар кабул итә. Илдә акча берәмлеге 1000:1 нисбәтендә деноминацияләнгәннән соң, 1998 елның 1 гыйнварыннан РФ банкының 1997 елдагы акчалары әйләнештә йөри. Россиядә акча системасы «РФ Үзәк банкы (Россия банкы) турында» 1995 елның 12 апрелендәге Федераль законда билгеләнгән хокукый нигезләргә таянып эш итә.

Әдәбият

Юхт А.И. Русские деньги от Петра I до Александра I. М., 1994;

Белоусов В.Д. Денежные реформы в России. Самара, 1995;

Нечаев Г.М. Деньги России. Омск, 1996;

Юровский Л.Н. Денежная политика Советской власти. М., 1996;

Финансы, денежное обращение и кредит. М., 2000.                      

Автор – К.Г.Харисов