Биографиясе

1802 елның 12 феврале, Тамбов губернасы, Кирсанов өязе Вяжля авылы – 1859 елның 22 апреле, Санкт-Петербург. Е.А.Боратынскийның бертуганы.

Санкт-Петербургта Пажлар корпусын (дворян балалары өчен хәрби уку йортын) тәмамлый (1819). 1819 елдан хәрби хезмәттә, 1828–1829 елларда рус-төрек сугышында, 1830–1831 елларда Польшадагы фетнәне бастыруда, 1840–1842 елларда Кавказны яулау сугышында катнаша.

1842–1846 елларда Ярославльдә, 1846–1857 елларда Казанда хәрби губернатор, гражданлык эшләре белән идарә итү дә аңа карый.

Боратынский заманында Казан белән Бишбалта арасында өем юл (дамба) (1847), Кремльдә губернатор сарае (1848), яңа театр бинасы (1851) һәм рухани хатын-кызлар әзерләү училищесе (1852–1853) төзелә. Университет ишегалдында Г.Р.Державинга һәйкәл куела (1847). 1848 елда Казан руханилар академиясе яңа бинага күчерелә. Губернада балалар ятимханәләре эшчәнлегенә уңай шартлар тудырырга тырыша.

Аның булышлыгы белән Казанда рус телендә «Записки Казанского императорского экономического общества» (1854-1861) һәм «Православный собеседник» (1855) журналлары нәшер ителә башлый.

Әдәбият

Боратынский М.А. Род дворян Боратынских. М., 1910.

Долгов Е.Б. Казанский губернатор Ираклий Боратынский // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1997. № 1/2.

Автор – Е.Б.Долгов