- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? – 1608 ел, Каргополь.
Князь А.А.Телятевскийның холопларыннан. Яшь чагында казакларга кача, Кырым татарлары тарафыннан кулга алына һәм галерада ишкәкче булырга Госман империясенә коллыкка сатыла. Әсирлектән азат ителгәннән соң (бер мәгълүмат буенча, венециялеләр, башкалары буенча – немецлар тарафыннан) Венециягә барып чыга, аннан Речь Посполитая аша туган ягына юл тота. Польшада үзен исән калган патша улы Дмитрий дип таныткан М.Молчанов белән очраша һәм Путивль гаскәр башлыгы князь Г.П.Шаховскийга хат белән җибәрелә, ул аңа отряд тапшыра.
1606 елның җәендә Россиянең көньяк-көнбатышында баш күтәрүне җитәкли, анда холоплар, крестьяннар, казаклар, Посад кешеләре, шулай ук көньяк өязләрнең йомышлы дворяннары катнаша. Боярларны һәм бай кешеләрне үтерергә чакырып, “өндәмә грамоталар” тарата. Кромы һәм Елец янында патша гаскәрләрен тар-мар итә, 1606 елның октябрендә Мәскәүгә якынлаша һәм Коломенский авылында лагерь корып, шәһәрне камап ала.
Дворян отрядлары (П.Ляпунов, И.Пашков) патша Василий Шуйский ягына күчкәннән соң, 1606 елның 2 декабрендә Котлы авылы янында җиңелүгә дучар була һәм Калугага таба чигенә. 1607 елның маенда патша гаскәрләрен тар-мар итә һәм Тулада "Петр патша улы" (Илейка Муромец) отрядларына кушыла. Дүрт айлык камалыштан соң, 1607 елның 10 октябрендә, Тула җиңелә, Болотников кулга алына. Каргопольга сөрелә, анда сукырайтыла һәм суга батырып үтерелә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.