Биографиясе

1800 елның 22 сентябре (4 октябре), Санкт-Петербург – 1871 елның 22 июне (4 июле), Мәскәү. Дворян нәселеннән.

Диңгез кадетлар корпусын тәмамлаганнан соң (1817) Балтыйк флотында хезмәт итә. 1824 елда Мәскәү лейб-гвардия полкына хезмәткә күчә.

1824 елдан Төньяк яшерен җәмгыяте әгъзасы. 1825 елның 14 декабрендә сенат мәйданындагы баш күтәрүдә актив катнаша: Мәскәү полкының 3 нче ротасын мәйданга чыгара, артиллерия утына тотыла, аннан солдатларны Петр һәм Павел крепостен алу өчен Нева бозында тезергә тырыша. 1825 елның 15 декабрендә (башка мәгълүматлар буенча, 14 декабрьдә) кулга алына, II разряд буенча мәңгелек каторгага хөкем ителә (срогы берничә тапкыр кыскартыла).

Җәзасын Шлиссельбург крепостендә, Чита ныгытмасында һәм Петровск Заводында үтә. Төрмәдә камералар арасында бәреп аралашу өчен «дивар әлифбасын» уйлап таба, соңрак ул Россиядә сәяси тоткыннар тарафыннан бик киң кулланыла. 1839 елдан Селенгинск (хәзерге Новоселенгинск, Бурятия) җирлегендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, метеорологик күзәтүләр алып бара, атлы экипаж («бестужевка», яки «сидейка») уйлап таба һәм җитештерә.

Декабристлар хәрәкәте турындагы истәлекләр авторы, язмалары «Русская старина» һәм «Кяхтинский листок»та бастырыла. 1856 елгы амнистиядән соң 1867 елга кадәр Себердә кала, аннары Мәскәүгә күченә.

Истәлеге

Аның исеме белән Казан, Чита һәм Иркутск шәһәрләрендә урамнар аталган.