Биографиясе

Гомер еллары: 1740–1821

1760 елларда Оренбург губернасы канцеляриясендә төрки телләр тылмачы. 1780–1781 елларда Бохара ханлыгына җибәрелгән Россия илчелеге башлыгы. 1819 елдан Хива ханлыгындагы Россия илчелегендә тылмач.

Кулдан язылган рус, гарәп, фарсы, мишәр, кыргыз, казакъ, үзбәк сүзләре тупланган лөгатьлек авторы («Русско-арабско-персидско-мещеряцко-киргизско-хивинско-бухарский глоссарий»). «Сравнительные словари всех языков и наречий» (1787–1789) хезмәтен төзегәндә П.С.Паллас Бикчуринның әлеге кулъязмасыннан файдаланган.

Хезмәтләре

Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков, с наречиями бухарцев, башкир, киргиз и жителей Туркестана. Оренбург, 1859.

Әдәбият

Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России. Л., 1982.

Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1989.

Автор – С.М.Михайлова