Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тәкермән исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда аларның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йөкләр ташу да тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1905,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Иске Имән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Карл Маркс» колхозы оештырыла. 1957 елда – «Нөркәй» совхозына (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы), 1965 елда – Тукай исем. совхоз (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1989 елда «Имән» совхозына кушыла (үзәк утары – Иске Имән авылы). 

1995 елдан авылда – мөстәкыйль «Тәкермән» совхозы, 1997–2002 елларда – «Имән» күмәк хуҗалыгы, 2003–2005 елларда «Тәкермән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 

Халкы башлыча кырчылык һәм дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1996 елга кадәр – участок хастаханәсе, 2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1984 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), «Мөхәммәт» мәчете (2000 елдан), авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Мәдәният йорты каршында «Сандугач» вокаль ансамбле, «Тамчы» фольклор, «Айсылу» театр, «Күбәләк» хореография коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.З.Зәкиев (1938–1994) – төзүче инженер, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты, «Почет билгесе» ордены кавалеры, Казан шәһәре урамнарының берсенә аның исеме бирелгән;

Н.Н.Нуриәхмәтов (1918–1994) – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Карашай-Саклау мәктәбе директоры (1948–1978), Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Ф.Н.Рәхимов (1935 елда туган) – спортчы (бокс), тренер, СССРның спорт остасы, биология һәм педагогика фәннәре кандидаты.

Халык саны

1795 елда – 246 кеше;
1816 елда – 161 ир-ат;
1834 елда – 208,
1859 елда – 227,
1870 елда – 837,
1897 елда – 1010,
1920 елда – 923,
1926 елда – 787,
1938 елда – 627,
1949 елда – 435,
1958 елда – 349,
1970 елда – 384,
1979 елда – 297,
1989 елда – 203,
2002 елда – 250,
2010 елда – 236,
2021 елда – 216 кеше (татарлар – 98%, руслар – 1%).