Биографиясе

1862 елның 15 марты, Вятка губернасы, Малмыж өязе Наратлы авылы –1919 елның 25 июне, Казан шәһәре.

Сәүдәгәр Апанаевлар нәселеннән.

«Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлый (1880).

1880–1890 елларда Төркия һәм Мисырда яши.

1890 елдан Казанда Печән базары мәчете имам-хатибы, 1892 елда мәчет каршында җәдиди мәдрәсә ача. Бер үк вакытта, 1902–1907 елларда Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте идарәсе рәисе; 1904 елда 80 балага исәпләнгән ятимханә ачуга булышлык итә.

Татар милли азатлык хәрәкәтендә әйдәп йөрүчеләрдән. «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруда башлап йөри, аның программасын төзүдә катнаша; партиянең Үзәк Комитеты һәм Казан бюросы әгъзасы.

«Азат» газетасының нашире һәм мөхәррире (1906).

1908 елда дини һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен кулга алына һәм Вологда өлкәсенә сөргенгә җибәрелә.

1910 елдан Казан шәһәре думасы гласные. Большевикларның Учредительләр җыенын куып таратуын, татар милли хәрәкәте җитәкчеләрен кулга алуын һәм «Болак арты республикасы» вакыйгалары барышындагы эш-гамәлләрен тәнкыйтьли. Өендә яңа хакимият белән килешмәүчеләрнең җыелышларын җыя.

Казанда Татар запас батальоны Советларга каршы баш күтәргән көннәрдә кулга алына, атып үтерелә.

Әдәбият

Салихов Р.Р. Имамы Сафиулла Абдуллин и Габдулла Апанаев – ученики Ш.Марджани // Ш.Марджани: наследие и современность: Материалы международных научных конференций. Казань, 1998.