Биографиясе

1822 елның 8 ноябре, Санкт-Петербург – 1889 елның 5 феврале, Казан.

Александр исемендәге лицейны тәмамлый (1844, Санкт-Петербург). 1844–1868 елларда Хәрби министрлыкта хезмәт итә, 1864 елдан хуҗалык комитеты рәисе. Россиядә 1860 елларда уздырылган хәрби реформаларны әзерләүдә катнаша.

1868 елдан Эчке эшләр министрлыгы карамагында: Харьков губернасы губернаторы урынбасары (1869–1870), Пермь (1870–1878), Кострома (1878–1884), Казан (1884 елдан) губерналары губернаторы.

Казан губернасында эшчәнлеге

1884–1885 еллардагы ачлык вакытында Казан губернасы халкын азык-төлек белән тәэмин итүне оештыруда катнаша. Аның ярдәме белән төбәктә хәйрия җәмгыятьләре һәм яңа уку йортлары ачыла.

Н.Е.Андреевский идарә иткәндә, Казанда чиркәү әһелләренең фәкыйрьлектә калган хатыннары һәм балалары өчен ятимханә (1885), сәүдәгәр И.Н.Журавлёвның мохтаҗлар өчен төн куну йорты (1886), А.А.Орлов-Соколовскийның музыка мәктәбе (1886), земство фельдшерлар мәктәбе (1887) һ.б. ачыла, хәрби санитарлар (1886), фармацевтлар (1888) җәмгыятьләре, Казан почта-телеграф округы (1885), Крәстиян җир банкы бүлеге (1886) эшли башлый.

1886 елда Н.Е.Андреевский инициативасы белән Казанда һөнәрчелек тармагында һәм авыл хуҗалыгында җитештерелгән әйберләрнең 1 нче күргәзмәсе оештырыла. шулай ук аның ярдәмендә Казанда шахмат клубы (1885), сукырлар өчен училище (1887) ачыла, «Казанские новости» газетасы (1885–1886) нәшер ителә башлый.

Тарихи һәйкәлләрне саклауга әһәмият бирә. Хокук җәмгыяте каршында 1886 елда «Идел-Кама төбәгендә яшәүче русларның, башка җирле халыкларның хокукка кагылышлы гореф-гадәтләрен җыю һәм өйрәнү өчен даими комиссия» оештыра.

Әдәбият

Долгов Е.Б. По Высочайшему повелению назначен Казанским губернатором: Н.Е.Андреевский // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4.

Автор – Е.Б.Долгов