Биографиясе

Гомер еллары: 1850–1927.

Сәүдәгәр Александровлар нәселеннән, А.К.Гейнс хатыны.

Бертуганы А.С.Александров вафатыннан соң (1883) байтак мирас-байлыкка берүзе ия булып кала. Иганәлек кылуны изге бурычы санап, шуның белән дан казана.

1881 елдан Ксения исемендәге кызлар гимназиясе попечителе, 1889 елда гимназиягә бина сатып алуга 50 мең сум, попечительләр советы кирәгенә 10 мең сум акча бирә.

Шул ук елда Казанда хастаханә ачу өчен 85 мең сум, аның балалар бүлеген тотуга 15 мең сум акча бүләк итә. Хастаханәнең хатын-кызлар бүлегендә 5 ятак урын тотуны да үз өстенә ала.

Александра исемендәге кыз балалар ятимханәсенең яңа бинасы төзелешенә акчалата ярдәм итә (Александрова-Гейнс 30 ел дәвамында гимназиянең иганәче-идарәчеләре исемлегендә тора).

1890 елда шәһәр музее һәм аның кибете өчен бина алырга 500 мең сум көмеш акча бирергә җыенган була. Шәһәр җитәкчелеге үтенечен истә тотып, акча урынына Казанга Александровлар пассажын бүләк итә (ул бинаны төзүгә 800 мең сум һәм җиһазландыруга 100 мең сумнан артыграк акча тотылган).

Шундый изге эшләре өчен Александрова-Гейнс Казан шәһәренең шәрәфле гражданы дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул шулай ук Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1898).

1917 елгы инкыйлабтан соң байлыгын югалта, мохтаҗлыкта яши. Казанда Елантау монастырендагы Александровлар төрбәсендә җирләнә.

Әдәбият

Приволжские города и селения Казанской губернии. Казань, 1892.

Учебные заведения ведомства учреждений императрицы Марии: краткий очерк. СПб., 1906.

Благотворительные учреждения России. [У. һәм е.к.].

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова