Биографиясе

1824 елның 29 августы, Мәскәү губернасы Подольск шәһәре – 1896 елның 10 мае, Самара шәһәре.

Петербургта коммерция училищесен тәмамлаганнан соң, Россия армиясендә офицер булып хезмәт итә, рус гаскәрләренең Венгрия явында (1849), Дунай кампаниясендә һәм Севастополь шәһәрен саклауда (1855–1856) катнаша.

1857 елдан Вятка шәһәрендә гражданлык хезмәтендә. Бер үк вакытта Вятка төбәген өйрәнү белән шөгыльләнә. 1858 елда И.В.Шишкин белән бергә Ананьино каберлегендә беренче археологик казу эшләре үткәрә.

1866 елдан – Самара губерна палатасында дәүләт милке башлыгы. 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышы вакытында София шәһәренең беренче гражданнар губернаторы. 1885–1891 елларда – Самара шәһәре башлыгы, 1891 елдан – Самара губернасы земство идарәсе рәисе, 1892 елдан – Самара шәһәре думасы гласные.

П.В.Алабин Самара шәһәренең мәдәни тормышын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, халык музеен оештыруга ярдәм итә (Болгариядән алып кайткан шәхси төрек сугыш кораллары коллекциясен аның фондына тапшыра).

Хезмәтләре Вятка һәм Самара губерналары тарихына, мәдәниятенә карый.

Хезмәтләре

Ананьинский могильник // Вестник Географического общества. М., 1860. №6.

Заметка относительно некоторых древностей Вятского края. Вятка, 1865.

Трехвековая годовщина г. Самары. Самара, 1887.

Әдәбият

Кабытов П.С. Легендарный самарец – П.В.Алабин. Куйбышев, 1990.

Алабин Петр Владимирович // Историко-культурная энциклопедия: персоналии. Самара, 1993.