Эчтәлек

Идрис (1818, хәзерге Теләче районы Олы Мәтәскә авылы – 1880 елның 29 ноябре, Казан), сәүдәгәр Айтугановлар нәселен нигезләүче, 1869 елдан 1 нче гильдия сәүдәгәр. Тукымалар белән сәүдә иткән, Гостиный дворда 2 кибет тоткан.

Исхак Идрис улы (1843–1890), 2 нче гильдия сәүдәгәр, тукымалар белән сәүдә иткән. Казан шәһәр думасы гласные (1883–1887), 1885 елдан Казан шәһәре җәмәгать банкының исәп-хисап тоту комитеты әгъзасы.

Исмәгыйль Исхак улы (1873–1917 еллардан соң), 2 нче гильдия сәүдәгәр, Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның идарә рәисе (1899–1902). «Халидия» мәдрәсәсен тотучы иганәчеләрдән һәм аның тышкы идарәчеләреннән берсе.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало ХХ веков). Казань, 1995.