Биографиясе

1852 ел, Оренбург шәһәре – 1914 елдан соң.

Морзалар нәселеннән. Оренбургта хәрби уку йортын тәмамлый (1871), Санкт-Петербургта Михайлов исемендәге артиллерия училищесендә укый (1871–1873). Шунда народниклар түгәрәген оештыра (1872).

I Интернационалның рус секциясе әгъзасы. 1874 елда народникларның «халык арасына чыгу»ында («хождение в народ») катнаша.

Шул елның маенда кулга алына, Петропавел кальгасы төрмәсендә тотыла (Санкт-Петербург). 1878 елда «193 ләр эше» буенча хөкем ителә, полиция күзәтүендә яшәү шарты белән Оренбургка озатыла.

1879 елдан эмиграциядә, 1881 елдан Парижда яши; картография институты Erhard Freres хезмәткәре. Бертуган Гранатлар заказын үтәп, энциклопедия сүзлеге өчен карталар сыза.

Сәяси тоткыннар һәм сөргендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен В.Фигнер тарафыннан оештырылган комитетның Париж бүлеге казначее була. В.Фигнер һәм Г.Лопатин белән бергә «Рус халкы дусларына» («Друзьям русского народа») революцион мөрәҗәгать авторы (1910). Мөрәҗәгатьтә барлык дәүләтләрдә дә тән җәзасы бирүне тыю һәм сәяси тоткыннарны башка төр җинаять кылган тоткыннардан аерым тоту һ.б. таләпләр куела.

1912 елдан Париж география җәмгыяте әгъзасы.

Әдәбият

Процесс 193-х. М., 1906.

Нафигов Р.И. Тайны революционного подполья. Казань, 1981.

Автор – Р.И.Нәфигов