Биографиясе

1857 елның 23 апреле, Тобол губернасы Тара авылы – 1944 елның 31 августы, Токио.

Тобол һәм Казан губерналарындагы авыл мәдрәсәләрендә башлангыч белем ала. 1879–1885 елларда Мәдинә, Мәккә һәм Истанбулда укуын дәвам иттерә.

1885 елда Тарада җамигъ мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе. 1892 елда Оренбург Мөселман Диния нәзарәте казые итеп сайлана.

1894 елда бу вазифаны калдырып, Төркиягә китә; Истанбулда «Таң йолдызы» исемле китабы дөнья күрә. Патша хөкүмәтенең мөселманнарны руслаштыру сәясәтен кискен тәнкыйтьләгән өчен китап Россиядә тыела, әмма яшерен рәвештә тарала.

1897–1900 елларда Ибраһимов мөселман һәм Европа илләре буйлап озакка сузылган сәяхәт кыла. Россиягә әйләнеп кайткач, Санкт-Петербургта «Миръат» дип аталган китаплар һәм брошюралар сериясен, «Өлфәт», «Нәҗәт» газеталарын, «әт-Тилмиз» атналыгын нәшер итә. 1905–1906 елларда «Иттифак әл-мөслимин» съездлары эшендә катнаша, әлеге партиянең ҮК әгъзасы була, аның программасын әзерләүдә катнаша.

1907 елда Санкт-Петербургтан китеп, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә сәяхәт итә. 1908 елда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә ерак сәфәргә кузгала. Япониядә ислам турында лекцияләр белән чыгышлар ясый, принц Ито белән таныша. 1909 елда, Токиода японнар арасында исламны җәелдерү максаты белән, Ибраһимов «Ислам сәүдә җәмгыятен» оештыруда катнаша. Шушы сәяхәт нәтиҗәсендә Казанда нәшер ителүче «Бәянелхак» газетасында очерклары басыла, Истанбулда аерым китабы дөнья күрә.

1911 елда, Төркиянең Африкадагы төньяк биләмәләрен басып алу өчен Италия алып барган сугышта мөселманнарга ярдәм итү максаты белән, Ибраһимов яшерен рәвештә Триполи шәһәренә килә, мөселман оешмаларының кораллы каршылык күрсәтүдә берләшүләре өчен көрәшә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында составына Төркия дә кергән Австрия–Германия хәрби-сәяси блогы мәнфәгатьләрен яклау акцияләрендә катнаша.

1917–1921 елларда Ибраһимов Россиядә яши, мөселман халыклары проблемаларын хәл итүдә Совет хакимиятенә зур өметләр баглый.

1922–1933 елларда Төркиядә, 1933 елдан Япониядә яши. 1937 елда аның тырышлыгы белән Токиода җамигъ мәчет төзелә, ул аның имам-хатибы була. Ибраһимов Токиодан ерак түгел мөселман зиратында җирләнә.

Хезмәтләре

Тәрҗемәи хәлем. К., 2001;

Дәүре галәм. К., 2001.

Әдәбият             

Валидов Дж. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917). М.-П., 1923;

Turkogly I. Sibiryalı Meșhur Ab­dur­reșid Ibrahim. Ankara, 1997.