1880 елның 9 мае, Уфа – 1931 ел, Мәскәү. Ә.Г.Әхтәмовнең улы.

1899 елда Петербург университетының Шәрык телләре факультетына укырга керә, 1900 елның октябрендә Казан университетының юридик факультетына күчә. 1902 елда Казанда РСДРПның беренче комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе. 1903 елның язында сәяси эшчәнлеге өчен кулга алына һәм Казаннан сөрелә. 1905–1907 елларда большевиклар белән якынлаша.

1906 елдан Петербург университетының юридик факультетына кире кайта, аны тәмамлагач, 1917 елга кадәр Уфада антлы вәкил булып эшли. Төрле иҗтимагый оешмалар эшендә катнаша (мәсәлән, «Югары уку йортларында укучыларга ярдәм итү җәмгыяте»ндә идарә әгъзасы, «Уфа губернасы халык университетлары җәмгыяте» әгъзасы һ.б.). Уфа шәһәре думасы гласные (1913–1916).

Февраль революциясеннән соң Уфа губернасы иҗтимагый оешмалары комитеты һәм РСДРПның берләштерелгән Уфа комитеты рәисе, Уфа губернасы Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты, губернаның азык-төлек комитеты әгъзасы. Шул елның сентябреннән Уфа шәһәре Меньшевиклар партиясе оешмасы рәисе. РСДРПның апрель конференциясе эшендә (1917) һәм Эшче һәм солдат депутатларының Уфа губернасы советының 2 нче съездында (1917, июль) катнаша. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае (Мәскәү, 1917, май) президиумы һәм Бөтенроссия мөселманнары шурасы әгъзасы.

Октябрь революциясеннән соң совет хакимиятенә каршылар сафына баса. КОМУЧ тарафыннан 1918 елның сентябрендә Уфада уздырылган дәүләт киңәшмәсендә Себер, Урал һәм Идел буе шәһәрләре һәм земстволары вәкилләренең берсе буларак катнаша. Шул чорда Уфа шәһәре думасы гласные (1918, сентябрь). 1922 елдан Мәскәүдә – СССР Кулланучыларының Үзәк берлеге (Центросоюз) юристы.

Язмышының соңгы еллары ачыкланмаган.