Биографиясе

Гомер еллары: XVIII йөздә.

1760 еллар урталарына кадәр Казан өязе Кавал авылында, аннары Оренбург губернасы Мостафа авылында яши.

1773 елның көзеннән Оренбург шәһәрендә; ноябрь башларында губернатор И.А.Рейнсдорп аны эш белән генерал-майор В.А.Кар карамагына җибәрә. Әхмәтов баш күтәрүчеләр ягына чыга.

1774 елның март ахырлары – апрель башларында аның Татищев кальгасы, Каргалы бистәсе һәм Сакмар шәһәрчеге тирәләрендәге патша гаскәре белән бәрелешләрдә катнашуы мәгълүм. 1774 елның маенда Уклы-Карагай кальгасын ала; Е.И.Пугачев әмере белән аңа полковник дәрәҗәсе бирелә. Шул елның июлендә Казанны алуда һәм подполковник И.И.Михельсон җитәкчелегендәге хәрби корпуска каршы сугышта катнаша; Казан өязендә баш күтәрүчеләрнең яңа отрядын туплый.

Кулга алына һәм сөргенгә озатыла.

Әдәбият

Алишев С.Х. Пугачев полковнигы // Казан утлары. 1984. № 7.

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании. Казань, 1973.