1912 елның маенда оештырыла.

Гамәлгә куючылары: М.М.Рәмиев (рәис), Г.Г.Хөсәенов (казначы), М.Г.Кәримов (Ф.Кәрими), С.М.Рәмиев, Х.З.Фәйзуллин, Г.Р.Фәхретдинов, Х.М.Хөсәенов, Б.Б.Шәрәф. Төп максатлары: мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшчәнлеген җәелдерүгә иганә кылу һәм ярдәмгә мохтаҗ шәкертләргә булышлык итү.

 Эшчәнлеге 1917 елдан соң туктатыла.

Автор — Җ.С.Миңнуллин