Башта император Александр I нең 1809 елның 20 ноябре Манифесты нигезендә Казан губернасы 3 нче Юллар округының 2 нче бүлеге составына керә (Түбән Новгород шәһәреннән кушылдыклары белән Каспий диңгезенә кадәр).

1843 елның 2 июлендә император Николай I тарафыннан расланган Положение белән 6 нчы Юллар округы булдырыла (Түбән Новгородтан Самарага кадәр, Пермь губернасы Оханск шәһәреннән Пермь шәһәренә кадәр һәм Вятка губернасының Нолинск өязенә кадәр), үзәге Казанда була, император Александр II нең 1881 елның 12 февраль боерыгы белән үзгәртеп корыла (Рыбинск шәһәреннән Каспий диңгезенә кадәр территория керә). Округ идарәсе Идел елгасы һәм аның кушылдыклары буенча суднолар йөреше тәртибен күзәтү, су һәм (1916 елга кадәр) коры җир юллар ын төзү, реконструкцияләү һәм аларны карап тору белән җитәкчелек итә.

XIX йөздә – Юллар округы 2 бүлек һәм 13 дистанциягә, XX йөз башында 3 бүлеккә, 13 техник һәм 11 инспекция участокларына, 27 суднолар йөрү дистанцияләренә бүленә. Округ идарәсе составына 1840–1870 елларда – башлык, аның ярдәмчесе, гомуми вазифалы 2 кеше, канцелярия җитәкчесе, аудитор, журналист, бухгалтер һәм аларның ярдәмчеләре, медицина хезмәткәре, экзекутор, өстәл башлыклары, кондукторлар, писерләр, курьерлар, каравылчылар (барлыгы 50 дән артык кеше) һәм ясалма (төзелеш), хуҗалык, канцелярия бүлекләре керә, XX йөз башында – башлык, аның ярдәмчесе, судночылык округ инспекторы, гомуми вазифалы 2 кеше, канцелярия җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе, инспекторлар, инженерлар, техниклар, сызым сызучылар, журналистлар, бухгалтерлар, медицина хезмәткәре, архивариус, канцелярия түрәләре (барлыгы 180 нән артык кеше) һәм суднолар йөреше, төзелеш, гидротехник тикшеренүләр, механик, хуҗалык; сызым, фотография, литография, канцелярия, техник-статистик өстәл бүлекләре була.

Округ идарәсе Юллар һәм гаммәви биналар баш идарәсенә (1895 елга кадәр), Юллар министрлыгына (1865–1917), Юллар халык комиссариатына (1917 елдан) буйсына.

1918 елда бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр.1. СПб., 1830. Т. 30. № 23996; Собр.2. СПб., 1845. Т. 19, отд.2. № 16998а; 1884. Т. 55, отд.1. № 61852.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3.

Автор — Е.Б.Долгов