Эчтәлек

Җәй ахыры — көз башыннан (кыр эшләре тәмамланганнан соң) Масленица яки Пасхага кадәр авыллар буйлап товар таратып йөриләр. Сәүдәләренең серен башкаларга сиздермәс өчен, кырыктартмачылар үз сөйләмнәрен (жаргоннарын; офеня теле) булдырганнар. Крәстияннәр арасында бердәнбер диярлек басма продукция таратучылар булганнар. Агачка чокып эшләнгән форма ярдәмендә басылган картиналар (аларны лубок басмалар дип атап йөрткәннәр), башлыча, дини, үгет-нәсыйхәткә корылган, кайвакыт публицистик эчтәлекле булган (мәсәлән, Петр I реформаларына каршы юнәлтелгән һәм Казанның иске дин тарафдарлары арасында киң таралган «Казан мәчесе» һәм «Тычканнар ничек мәчене җирләгәннәр» лубоклары). Ксилография ысулы белән басылган һәм кулдан тупас итеп буялган гади картиналар зур тиражлар белән чыгарылган. Аларда көнкүреш сурәтләре, шәһәр күренешләре, геройларның портретлары төрле текстлар (җырлар, мәкальләр, такмазалар) белән бирелгән. Лубоклар крәстияннәр, мещаннар, вак чиновникларның йорт эчен бизәү өчен файдаланылган. XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан лубок басмалар рәвешендә әкиятләр, былиналар, төшлекләр, рыцарь романнарына ияреп язылган китаплар чыгарыла. Владимир губернасы Вязники өязе кырыктартмачылары Казанда һәм тирә-як авылларда фәкать китаплар һәм лубоклар белән генә сәүдә итәләр. С.Т.Аксаков XIX йөз башында бер Казан гимназистының лубок картиналарыннан торган зур тупланмасын («Бова Королевич турында әкият», «Еруслан Лазаревич» һ.б.) тасвирлый һәм үзен лубокны ихлас яратучы дип атый. Казанда иске китаплар һәм гравюраларны Толчук базарында (Гостиный двор янында) сатканнар, читтән килгән сәүдәгәрләр һәм кырыктартмачылар аларны күмәртәләп алганнар. XIX йөздә кайбер кырыктартмачылар китап сатучы бай алыпсатарларда хезмәттә торган. XIX йөз ахырында, капитализм үсеше белән бәйле рәвештә, Россиядә китап базарын кулга төшерү өчен көрәш бара. Мәскәүнең китап нашире И.Д.Сытин фирмасы илнең барлык кырыктартмачыларын да диярлек үзенә хезмәткә җәлеп итә. Татар авылларында китап сәүдәсе белән муллалар, шәкертләр, крәстияннәр шөгыльләнә (алар «Милләт», «Мәгариф», «Гасыр» нәшриятлары белән бәйләнештә тора). Күп кенә наширләр (Ш.Хөсәенов, бертуган Кәримовлар, М.Кадыйров һ.б.) үзләре дә китап агентлары булып эшли башлыйлар. Китап белән сәүдә итү, аңа таныклама бирелгәннән соң, ярминкәләрдә, халык бәйрәмнәрендә (Сабан туе, Җыен) гамәлгә ашырыла. Китап таратучылар Идел буендагы һәм Уралдагы барлык губерналарның татар авылларында сәүдә итәләр.

Әдәбият  

Бахтин В., Модзалевский Д. Русский лубок XVII–XIX вв. М.–Л., 1962;

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.                       

Автор — И.А.Новицкая