1879 елның августында Сенкт-Петербург шәһәрендә барлыкка килә.

Программаларында: патша монархиясен юк итү, Учредительләр җыенын чакыру, гомуми сайлау хокукы кертү һәм сайлауларга халык вәкилләрен куйдыру, сәяси ирекләр, җәмәгатьчелек үзидарәсе булдыру һәм крәстияннәргә җир бүлеп бирү, изелгән халыкларның үзбилгеләнүенә ирешү.

«Народная воля» газетасы һәм «Рабочая газета» дәүләт хакимиятен тартып алу өчен революцион көрәшкә һәм крәстиян рев-циясенә өндиләр.

1880–1881 елларда «Народная воля» оешмасы тырышлыгы белән «Казан социалистик-революцион үзәк түгәрәге» оеша, түгәрәк 50 ләп кешене берләштерә: С.С.Яковлев, П.Т.Семёнов (җитәкчеләр), Н.А.Бухалов, А.А.Дудкин, М.Я.Ловейко, В.А.Померанцев, А.А.Пуссет, Н.И.Тезяков, Д.С.Яковлев һ.б. (башлыча университет, вет. институты һәм руханилар академиясе студентлары). Түгәрәк әгъзалары укучылар һәм эшче яшьләр арасында листовка-прокламацияләр, народникларның революцион әдәбиятын тараталар; Мәскәү, Пермь, Самара, Сембер һ.б. шәһәрләрдәге народниклар оешмалары белән элемтә урнаштыралар.

«Народная воля»ның Казан оешмасы эшчәнлеге 1880 елларның 2 нче яртысында туктатыла. Башка төбәкләрдәге аерым оешмалар XIX йөз ахырына кадәр гамәлдә була. «Народная воля»ның программасы һәм тактикасының күп кенә принциплары Социалист-революционерлар партиясе эшчәнлегендә дәвам иттерелә.

Әдәбият          

Смирнова Т.М. Революционное подполье Казани в первой половине 80-х гг. XIX в. // Из истории Казанского революционного подполья 80-х годов XIX века. К., 1970.

Автор — Е.Б.Долгов