Эчтәлек

Аучы кошларны (карчыга, лачын, шоңкарларны) тоту һәм өйрәтеп патша сараена җибәрү белән шөгыльләнгәннәр.

1731 елгы Фәрман буенча алар ел саен Мәскәүгә 20 шоңкар һәм 30 лачын җибәреп торырга тиеш булганнар. Чыгымнар һәм хезмәт хакын кош аулаучы крәстияннәр таможнядан һәм кабаклардан кергән табышлардан алганнар.

Лачын аулаучылар — Переяславль-Залесский, Ростов шәһәрләрендә, Суздаль, Белозёрск һәм Вологда өязләрендә, шоңкар аулаучылар Казан һәм Пермь губерналарында, Себердә кәсепчелек иткәннәр. 1746 да халык саны алу мәгълүматлары буенча кош аулаучы крәстияннәр 868 кеше исәпләнгән. Казан губернасында алар Казан, Козьмодемьянск, Зөя һәм Чабаксар өязләрендә яшәгән.

1800 елда Россиядә бу категория (Казан губернасындагы 102 ир-аттан тыш) дәүләт крәстияннәре төркеменә күчерелә. 1827 елның августында хөкүмәт аларның барысын да салым түләүче катлауларга — шәһәр кешеләре (сәүдәгәрләр, мещаннар) һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына күчерү турында карар кабул итә.

Әдәбият  

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1898. Т. 48;

Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней в Казанской губернии в конце XVIII — первой трети XIX вв. К., 2002.