Эчтәлек

1892 елда оештырыла (Россия Министрлар Комитетының 1894 ел 18 гыйнвар нигезләмәсе белән раслана).

1892 елның 25 февралендә Казан шәһәр думасы белән атлы тимер юл («конка») төзү турында килешү төзи.

1890 еллар ахырына шәһәрдә 5 атлы тимер юл линиясе эшли: Идел – Толчоктан Идел буендагы пароход пристаньнарына кадәр; Проломный – Зур Проломный урамыннан Постаучылар бистәсенә кадәр; Черек күл – Черек күлдән Грузинский урамы аша Арча кырына кадәр; Үзәк – Югары Фёдоровский урамыннан Балык рәтләре мәйданына кадәр; Екатерининский – Мәскәү урамы буйлап бертуган Крестовниковлар заводына кадәр. Линияләр бер рәтле була, ике ат вагонны сәгатенә 2 чакрым тизлек белән тарта.

Түбән Кабан күле янында электр трамвайлары үзәк станциясе төзелгәч (1898), трамвайлар электр көче ярдәмендә хәрәкәткә китерелә башлый, хәрәкәт 1899 елның 18 ноябрендә ачыла.

1913 елга гомуми озынлыгы 26 км булган 6 трамвай линиясе эшли, аларда елына 250 меңнән артык пассажир йөртелә.

Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Россия Халык комиссарлары советының 1918 ел 26 июнь декреты белән национализацияләнә.

Әдәбият

История Казани. Казань, 1988. Кн. 1.