Гарәпчә иганә – ярдәм.

Иганәчелек Россиядә төрле формада була: чиркәү, иҗтимагый, земство, шәхси, хөкүмәт иганәчелеге.

Эш итү вакытлары буенча иганәчелек җәмгыятьләре даими һәм вакытлыча эшләүчеләргә бүленә. Вакытлыча эшләүче җәмгыятьләр үтә дә кискен хәлләрдә – иген уңмаган елларда, сугыш, эпидемия, янгыннар һ.б. вакытында барлыкка килә.

Россиядә үсеше

Россиядә иҗтимагый иганәчелек эшчәнлеген дәүләт башлап җибәрә. «Йөз бүлекле устав»та («Стоглав», 1551) эшкә сәләтле ярлыларны эшкә урнаштыру, «махау авырулылар һәм картлар өчен» йортлар булдыру, 1649 елгы Собор җыелмасында әсирләрне түләп алу өчен средстволар җыю зарурлыгы турында белдерелә.

Петр I патшалык иткәндә караучысыз балаларны кабул итү өчен казна исәбенә «гошпитал»лар оештыра башлыйлар (1715). 1721 елда иганәчелек учреждениеләре һәм чаралары полиция вазифаларына кертелә, хәерчеләр һәм тыелу белми яшәүчеләр өчен тынычландыру йортлары һәм социаль түбән тәгәрәгән хатын-кызлар өчен «предиль» (эш) йортлары оештырыла.

Екатерина II идарә иткәндә иганәчелек мәгърифәтле абсолютизм сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып исәпләнә. 1775 елда губерналарда җәмәгать тәрбиясе приказлары (учреждениеләре) оештырыла (Казан губернасында Җәмәгать тәрбиясе приказы 1786–1869 елларда эшли). Аларны, гадәттә, губернаторлар җитәкли. Алар мәктәпләр, хастаханәләр, ятимнәр йортлары, гыйбадәтханәләр һәм шундый учреждениеләр белән идарә итү өчен оештырыла.

1797, 1801, 1809 һ.б. еллардагы фәрманнар нигезендә мохтаҗлар турында кайгырту авыл һәм шәһәр җәмәгатьләренә һәм мәхәлләләренә йөкләнә. Шул ук вакытта иганәчелек мәсьәләләре буенча төгәл закон актлары булмау аның үсешен үзәк һәм җирле хакимиятләргә бәйле итә. Иганәчелек средстволарын бүлү, суммаларны тиешле урынга тапшыру турындагы квитанцияләрне бирүне дә кертеп, җирле администрация контролендә була. Шәхси кешеләр хәйрияне бары тик полицмейстерның рөхсәте булганда гына җыя ала.

1890 елда иганәчелек җәмгыятьләренең Эчке эшләр министрлыгына ел саен хисап бирүен таләп иткән закон кабул ителә. Император нәселе вәкилләре иганәчелек җәмгыятьләренә һәм фондларына ярдәм итәләр, шул рәвешле, җәмәгатьчелек игътибарын аларга җәлеп итеп, мода һәм традиция формалаштыралар.

Губерналарда император нәселе яклавында булган иганәчелек җәмгыятьләре рәисләре һәм попечительләре вазифаларын, югары урын биләүче зат буларак, губернаторлар башкара.

Казанда үсеше

Казанда түбәндәгеләр оештырыла: Император Кешеләрне кайгырту җәмгыятенең Казан ярлылар попечительлеге комитеты (1816), Император Мария ведомствосы учреждениеләренең Казан губерна балалар ятимханәләре попечительлеге (1843), Казан телсез-чукракларны тәрбияләү һәм аларга белем бирү җәмгыяте (1877), Император Мария Александровнаның сукырларны кайгырту попечительлегенең Казан бүлекчәсе (1890).

1894 елда шәраб җитештерүгә казна монополиясе кертелү уңаеннан Финанс министрлыгы халык аеклыгы попечительлеге оештыра. Аның карамагында исерткеч эчемлекләр кулланылмаган чәйханәләр, ашханәләр, уку бүлмәләре, ятимханәләр һәм хастаханәләр була (Казан аеклар җәмгыяте).

Россиядә чиркәү иганәчелеге дә киң тарала: Чиркәүләр каршында – гыйбадәтханәләр – «ходай йортлары», зиратлар янында «фәкыйрьләр каберләре» («скудельница»лар) оештырала. Приход попечительлекләре ятимханәләр һәм мәктәпләр тотуга акча бирә. 1864 елгы закон буенча Казан епархиясе каршында чиркәү-приход попечительлеге ачыла, ХХ йөз башында аның карамагында 597 попечительлек бүлекчәсе була; чиркәүдә хезмәт итүчеләр өчен Казан епархиясенең Ярлы руханилар попечительлеге оештырыла.

1860 елдан земство һәм шәһәр иганәчелеге үсә башлый. 1890 елга земстволар иганәчелеккә, медицина ярдәменә бирелгән чыгымнарны санамыйча, үз бюджетларының 10%ын (3 миллион сум чамасы) тоталар. Дәвалап булмаслык авыруларга, эшкә яраксыз кешеләргә, фәкыйрьләргә ярдәм итәләр; һөнәр мәктәпләре, үзара ярдәм җәмгыятьләре ачалар, йортсызлар өчен вакытлыча биналар (кайчак азык-төлек өләшеп, «туклану станцияләре» оештыралар), күченүчеләр һәм эшчеләр өчен «мосафирханәләр» төзиләр; эшчеләрнең бер урыннан икенчесенә күчүен, эш эзләүләрне теркәү өчен белешмә конторалары ачалар. Казан губерна земствосы ятимнәр йорты (меңнән артык бала) һәм гыйбадәтханә (189 кеше) тота. XIX йөз ахырында ярлылар өчен шәһәр участок попечительлекләре ачыла (Балалар ятимханәләре).

XIX йөз ахырында шулай ук һөнәри билгеләр буенча – әлеге тармакта эшләүчеләргә үзара ярдәм күрсәтү өчен хәйрия җәмгыятьләре, мәсәлән, Казан губерна укытучылар хәйрия җәмгыяте (1890), Китап басучылар хәйрия җәмгыяте (1884), Приказчиклар хәйрия җәмгыяте (1866) барлыкка килә.

Шәхси иганәчелек

Шәхси иганәчелек Россиядә оешкан формаларда XVIII йөзнең икенче яртысыннан, 1860 еллардан аеруча тиз үсә башлый. 1781 елгы Фәрман нигезендә шәхси хәйрия биналары ачуга рәсми рөхсәт бирелә; 1862 елда аларның эшчәнлегенә рөхсәт бирү хокукы императордан Эчке эшләр министрлыгына тапшырыла. 1890 елларга иганәчелеккә тотылган чыгымнарның 75% ы – шәхси затларга, 25% ы казнага, земстволарга, шәһәрләргә, социаль катлаулар һәм дин оешмаларына туры килә.

Кайбер кешеләр, мәсәлән, О.И.Александрова-Гейнс, иганәчелек эшчәнлеген үзләренең төп шөгыльләренең берсенә әверелдерәләр. Казан губернасында эре иганәчеләрдән сәүдәгәрләр С.Е.Александров (килгән авырулар өчен Казанда шифаханә оештыра һәм тота), С.А.Арефьев (керәшен татар балалары мәктәбе өчен бина сатып ала), И.П.Петров (Казан һөнәрилек идарәсе каршындагы гыйбадәтханәгә акчалар бирә һәм аның попечителе була), И.И.Стахеев (ул биргән акчалар 5 миллион сум исәпләнә), В.Л.Челышев (аның акчасына Чистай шәһәрендә хатын-кызлар гимназиясе төзелә), Я.Ф.Шамов (Казанда хастаханә төзи – Шамов хастаханәсе), И.И.Алафузов (Бишбалта бистәсендә хастаханә тота), И.Н.Журавлев (төн кунып чыгу бинасы төзүгә акча бирә, анда китапханә булдыра) танылалар.

Кайбер сәүдәгәр-иганәчеләрнең исемнәре Казан тарихына кереп калган: Лихачевның бала табу бүлекчәсе, Евдокия белән Сергей Павловлар һәм Екатерина Прибыткова гыйбадәтханәсе, Юнысовлар балалар ятимханәсе (Мөселман балалар ятимханәсе).

1900 елгы мәгълүматларга караганда, Казан губернасында 30 дан артык җәмгыять һәм 46 учреждение, шул исәптән 32 гыйбадәтханә (Казанда – 14) һәм 14 балалар ятимханәсе (Казанда – 5: кара: Николай исемендәге балалар ятимханәсе, Александра исемендәге балалар ятимханәсе).

Хәйрия җәмгыятьләренең средстволары әгъзалык кертемнәреннән, хәйрия акчаларыннан, төрле җыемнардан, капитал процентларыннан һәм күчемсез милек керемнәреннән җыела.

Шәхси иганәчелек, аеруча сәүдәгәрләрнеке, һәрвакытта да эчкерсез булмый. Башкаларга ярдәм итеп, сәүдәгәрләр үз абруйларын күтәрәләр, ватандашлары алдында танылалар, хакимиятләрнең игътибар үзәгенә эләгәләр (аеруча зур хәйрияләр өчен аларга төрле дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр, дворянлык бирәләр, алар орден-медальләр белән бүләкләнәләр).

1917 елга кадәр Россиядә иганәчелекнең төп юнәлеше – яралы, авыру һәм карт сугышчыларны һәм аларның гаиләләрен карау-тәрбияләү була. Казандагы Яралы һәм авыру сугышчыларны карау-тәрбияләү җәмгыяте (1874) 1879 елда Кызыл Хач җәмгыяте итеп үзгәртелә, Качакларга ярдәм күрсәтүче Казан шәһәр комитеты (1915–1917) эшли. Дәүләт Думасындагы мөселманнар фракциясе инициативасы белән Петроградта Мөселман хәйрия җәмгыяте оештырыла.

Татарлар арасында иганәчелек

Татарлар арасында иганәчелекне үстерүдә ислам дине зур роль уйный. Мөселманнарда борынгыдан килгән мохтаҗлар файдасына зәкят бирү була. Мәчет-мәдрәсәләр төзү һәм тоту мөселманнарда изге гамәлләрнең берсе санала.

Рәсми теркәлгән беренче татар хәйрия җәмгыятен 1867 елда Санкт-Петербургта Касыйм татарлары төзи («Бикбулатовның Санкт-Петербургта Касыйм татарларына үзара ярдәм күрсәтү җәмгыяте»). 1917 елда Россиядә 100 гә якын хәйрия җәмгыяте була (Санкт-Петербургта, Казан, Троицк, Касыйм, Петропавловск, Әстерхан, Оренбург һ.б. шәһәрләрдә).

XVIII йөз ахырыннан 1917 елга кадәр татарлар арасында шәхси иганәчелек киң тарала. Татар сәүдәгәрләре Аитовлар, Акчуриннар, Апанаевлар, Казаковлар, Рәмиевләр, Хәкимовлар, Хөсәеновлар, Юнысовлар иганәчелеккә аеруча зур өлеш кертәләр, алар иганәсенә мәчетләр, мәдрәсәләр («Касыймия», «Мөхәммәдия», «Хөсәения», «Галия» һ.б.), ятимнәр йортлары, Оренбург, Троицк, Санкт-Петербург мөселман хәйрия җәмгыятьләре, Оренбург һәм Уфа мөселман хатын-кызлар җәмгыятьләре, Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте, Чиләбе мөселман халык китапханәсе, Оренбург «Белек» җәмгыяте оештырган И.Гаспринский исемендәге китапханә һ.б. төзелгән һәм тотылган, татарча китаплар, газета-журналлар нәшер ителгән.

Иң киң танылган татар хәйрия җәмгыятьләре – «Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте», Санкт-Петербургтагы Мөселманнар хәйрия җәмгыяте, Оренбургтагы Мөселманнар җәмгыяте, Пермь Мөселманнары мәдәни-этник һәм хәйрия җәмгыяте, Оренбургтагы Мөселман шәкертләрне кайгырту җәмгыяте һ.б.

Православие приход җәмгыятьләреннән аермалы буларак, татар җәмгыятьләре акча җыюның дөньяви ысулларын да кулланалар: хәйрия спектакльләре, концертлары куялар, әдәби-музыкаль кичәләр, милли Сабан туе бәйрәмнәре һ.б. оештыралар. Җыелган акчалар мәктәп, китапханә, хастаханәләр тотуга һ.б. бирелә. Әлеге җәмгыятьләр, иганәчелек һәм мәдәни-агарту бурычларыннан тыш, билгеле бер күләмдә татар халкының иҗтимагый-сәяси тормышында да катнашалар.

1914 елда мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтае була (Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтае), ул мөселманнар арасында иганәчелек эшчәнлеген тәртипкә салу мәсьәләсен алга куя. Аның инициативасы белән 1915 елның 5 февралендә Санкт-Петербургта сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча вакытлы мөселман комитеты төзелә, ул мөселманнар тупланып яши торган төбәкләрдә, шул исәптән Казанда 100 ләп бүлекчә ача (Мөселманнар комитеты).

1918 елда барлык хәйрия җәмгыятьләре дә үз эшчәнлекләрен туктаталар. Совет заманында иганәчелек дәүләти форма ала.

Шәхси иганәчелек 1990 елларда яңадан торгызыла башлый, күп кенә хәйрия җәмгыятьләре барлыкка килә ( Бөтентатар Кызыл Ярымай җәмгыяте). 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителә.

Әдәбият

Сборник сведений по общественной благотворительности: В 7 т. СПб., 1880–1886.

Максимов Е.Д. Историко-статистический очерк благотворительности и общественного призрения в России. [Б. м.], 1894.

Максимов Е.Д. Законодательные вопросы попечения о нуждающихся. СПб., 1907.

Благотворительные учреждения Российской Империи: В 3 т. СПб., 1900.

Ильинский В. Благотворительность в России. СПб., 1908.

Спасский Н.А. Очерки по родиноведению. Казань, 1910.

Казанское общество призрения и образования глухонемых детей. Казань, 1912.

Боханов А.Н. Коллекционеры и меценаты в России. М., 1989.

Хайруллина А.Д. Казанские газеты как исторический источник изучения благотворительности (1861–1895 гг.). Казань, 1993.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Авторлар – Җ.С.Миңнуллин, Л.М.Айнетдинова