- РУС
- ТАТ
Җырчы (лирик сопрано), педагог, ТАССРның халык артисткасы (1967)
1906 елның 8 октябре, Рязань губернасы, Касыйм шәһәре – 1984 елның 2 августы, Казан.
1920–1921 елларда Мария театры солисты (Петроград) Л.Ф.Нордштремнан вокал дәресләре ала. 1920 елда Казан педагогия институтының лингвистика бүлегендә һәм Шәрык музыка техникумында (Е.Г.Ковелькова классы) укый.
1925 елда С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградовның беренче татар операсы «Сания»дә төп партияне башкара. 1931 елда Мәскәү консерваториясен (ялгыз җырда – В.Н.Петрова-Зайцева, Л.Я.Шор-Плотникова классы, опера буенча – Н.С.Голованов, Л.В.Баратов классы), 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен (Н.Райский классы) тәмамлый.
1931–1934 елларда Казан радио үзәге һәм Музыка, эстрада һәм цирк оешмалары дәүләт берләшмәсе солисты. 1938–1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. 1947–1972, 1983–1984 елларда Байрашева Казан консерваториясендә (1955–1971 елларда ялгыз җырлау кафедрасы мөдире, 1964 елдан профессор), 1972–1983 елларда Уфа сәнгать институтында (1972–1978 елларда шул ук исемдәге кафедрасы мөдире) эшли.
Төп партияләре: Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Чио-Чио-Сан (шул исемдәге опера, Дж.Пуччини), Татьяна («Евгений Онегин», П.И.Чайковский), Бибисара, Саҗидә, Аембикә («Ирек», «Илдар», «Түләк», Н.Җиһанов; беренче башкаручы). Байрашеваның сәхнә сәнгате оста артистлык, чиста интонацияләр, камил дикция һәм музыкальлелеге белән аерылып тора. Байрашева Идел буе һәм Урал төбәге республикалары өчен вокал буенча кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. Шәкертләре арасында – И.Шакиров, Э.Җәләлетдинов, И.Ишбүләков, Г.Сәйфуллина, Р.Билалова һ.б. бар.
Байрашева – югары музыкаль белем алган беренче татар җырчысы һәм педагог-вокалчы. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Опыт работы с национальными певцами в Казанской государственной консерватории // Из педагогического опыта Казанской консерватории. Казань,1996.
Терегулова Х. «Качкын» операсы // Совет әдәбияты. 1939. № 7.
Кутуй Г. «Ирек» операсы // Публицистика. Казан, 1957.
Мәңгелек яшьлек // Казан утлары. 1967. № 6.
Воронов В. Некоторые методические принципы ведущих педагогов-вокалистов Татарии // Ученые записки Казанской консерватории. 1970. Выпуск 4.
Народные артисты. Казань, 1980.
Автор – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.