Эчтәлек

1917 елның апрелендә Бөтенроссия мөселман гаскәриләре киңәшмәсе карары белән оештырыла.

Рәисе И.Алкин, әгъзалары: Җ.Алкин, И.Әхмәров, Х.Еникиев, Г.Токымбәтов, Г.Монасыйпов һ.б. (барлыгы 12 кеше).

Максаты – Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 1 нче корылтаен оештыру һәм уздыру. Вакытлы Хәрби Шура урыннарда кыска вакытлы агитаторлар курсларын оештыра һәм мөселман гаскәриләренең 56 комитетын оештыруда ярдәм итә. 1917 елның июленә кадәр эшли.

Матбугат басмасы – «Безнең тавыш» газетасы.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Тагиров И.Р. Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале. Казань, 1977.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин