Тарихы

Баштарак, «хәрби коммунизм» елларында, кулакларны йорт-җирләреннән куу «капиталга кызыл гвардия һөҗүме» рәвешендә бара, таза тормышлы крәстияннәрнең һәм сәүдә-сәнәгать оешмалары хуҗаларының милке өлешчә тартып алына. Россия кулаклары Октябрь революциясенә кадәр биләгән 50 миллион гектар җирдән (барлыгы 80 миллион гектар), җитештерү чараларының зур өлешеннән мәхрүм ителә.

Казан губернасында совет-партия структуралары күрсәтмәсе буенча таза тормышлы крәстияннәрнең, хосусый сәүдәгәрләрнең һәм эшмәкәрләрнең җир биләмәләренең һәм җитештерү чараларының, сәнәгать һәм сәүдә оешмаларының бер өлеше ярлылар комитетлары тарафыннан конфискацияләнә). Бер үк вакытта, «хәрби коммунизм» елларында, аларга, «ят» (капиталистик) элементлар буларак, төрле гадәттән тыш (революцион) салымнар (контрибуцияләр) салына.

Яңа икътисади сәясәткә – нэпка күчү белән (1921 елның марты), кулакларга карата көч кулланулы сәяси-административ һәм икътисади чаралар туктатылып тора, һәм 1920 еллар ахырында, хакимиятләр нэп принципларыннан баш тартып, крәстияннәр тоташтан крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә керешкәч, бу чаралар яңадан башлана.

1930 елда, кулакларны йорт-җирләреннән куу сәясәтен көчәйтү максатында, махсус закон актлары эшләнә, алар ВКП(б) Үзәк комитеты Политбюросы (1930 ел 30 гыйнвар), СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы (1930 ел 1 һәм 4 февраль) карарларында һәм күрсәтмәләрендә чагылыш таба.

Крәстиян хуҗалыкларын тоташ күмәкләштерү барган төбәкләрдә (шул исәптән Татарстанда) җирне арендага алу һәм яллы хезмәт куллану тыелгач, җирле органнарга кулакларның милкен тартып алу турындагы мәсьәләне хәл итү хокукы бирелә, кулак хуҗалыкларын 3 категориягә бүлү күздә тотыла, беренче категориягә («советларга каршы һәм контрреволюцион көрәштә актив катнашучылар» дип тамгаланганнарга) карата рәхимсез репрессия чаралары (ату, төрмәләргә һәм концлагерьларга ябу, махсус торулыкларга күчерү, җитештерү чараларын һәм милекне тулысынча тартып алу һ.б.) кулланырга тәкъдим ителә.

Икенче категориягә (ярымкапиталистик яки ярымалпавытчыл типтагы, икътисади яктан куәтле кулак хуҗалыкларына) карата җитештерү чараларыннан тулысынча мәхрүм итү һәм СССРның ерак төбәкләренә (Себергә, Соловкига, Казахстанга һ.б. җирләргә) сөрү карала. Кулакларның төп массасын (75–80 %) – яллы хезмәттән файдаланган, куәтләре азрак хуҗалыклар, вак предприятиеләр һәм сәүдә оешмалары тоткан, актив рәвештә совет хакимиятенә каршы чыкмаган затларны – шул ук административ район чикләре эчендә, районның җир белән тәэмин ителү дәрәҗәсеннән чыгып (һәр хуҗалыкка 1,5–2 гектар чамасы), кагыйдә буларак, уңдырышсыз һәм уңайсыз җирләргә күчерү күздә тотыла. 1930 елның 16 февралендә ТАССР Үзәк башкарма комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының «Татарстанда кулакларны сыйныф буларак бетерү турында» дип аталган карары чыга. Кулакларны үз хуҗалыкларын яллы хезмәттән файдаланып алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм итү, колхозларны аларның корткычлык эшчәнлегеннән саклау, авыл хуҗалыгында күмәкләштерүне уңышлы уздыру максатында аеруча «явыз» кулакларны республикадан читкә сөрергә күрсәтмә бирелә.

Карарда шулай ук «кулакларның милкен конфискацияләү авыл советлары, колхозлар һәм батрак-ярлылар төркемнәре вәкилләренең мәҗбүри катнашында район башкарма комитетларының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан уздырылырга тиеш» дип билгеләп үтелә.

Милекне барлап-язып алу, бәяләү һәм саклау авыл советларына йөкләнә. Тартып алынган җитештерү чаралары һәм милек (аларның кулак хуҗалыкларының дәүләт һәм кооперация оешмаларына бурычларын каплауга киткән өлешеннән тыш) – батракларның һәм ярлыларның пай взнослары сыйфатында колхозларның бүленмәс фондларына, торак һәм җитештерү корылмалары авыл советларының һәм колхозларның җәмәгать һәм хуҗалык ихтыяҗларына файдалануга тапшырыла.

Партия-совет структураларының карарлары һәм күрсәтмәләре гамәлгә кертелгәннән соң, Татарстанда кулакларны йорт-җирләреннән кууга 13668 хуҗалык (40 меңнән артык кеше) дучар ителә.

«Правда» газетасының 1930 елгы 1 март санында И.В.Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылып чыккач, йорт-җирләреннән куылган крәстияннәрнең бер өлешенә (20–30% чамасы) хокуклары һәм өлешчә милекләре кире кайтарыла. 1931 дә өстәмә рәвештә 5 меңләп хуҗалыкта кулакларны йорт-җирләреннән куу уздырыла. Якынча исәпләүләр буенча, 1930 еллар уртасына Татарстанда 20 меңнән артык хуҗалык кулакларны йорт-җирләреннән кууга дучар ителә; тулы булмаган мәгълүматлар буенча, колхозларның бүленмәс фондларына кулакларның 9 миллион сумнан артык суммага бәяләнгән милке, 14 мең баштан артык ат, 6 меңләп сыер, 5 мең баштан артык мөгезле вак терлек һ.б. тапшырыла.

Кулакларны йорт-җирләреннән куу совет һәм партия хакимият структуралары, ярлылар төркемнәре һәм колхоз активы вәкилләре катнашында иҗтимагый кампания буларак уздырыла.

Ләкин теге яки бу затка карата кулакларны йорт-җирләреннән куу чаралары куллану турындагы мәсьәлә, кагыйдә буларак, партия яки колхоз активында («авыл өчлеге»ндә) карала; кулакларны йорт-җирләреннән куу буенча контроль саннар урыннарга югарыдан төшерелә. Мәсәлән, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросының 1930 елның 10 февралендә кабул ителгән карарында: «Татарстан Республикасында категория буенча якынча 4% кулакларны, ягъни 22000ләп хуҗалыкны теркәргә, шулардан 9000 ләп хуҗалыкны беренче ике категория буенча билгеләргә» дип күрсәтмә бирелә (чынлыкта 1927 елда Татарстанда кулаклар исемлегендә 2,4% крәстиян хуҗалыгы исәпләнә).

Өлкә комитеты карары «үтә яшерен» язу белән барлык кантоннарга, райкомнарга җибәрелә, анда волость башкарма комететларына һәм авыл советларына җан башлары күрсәтелгән кулак хуҗалыклары исемлекләрен төзүне – 10 мартка, 3 нче категорияле кулакларга җирләр билгеләүне 15 мартка төгәлләргә кушыла.

1930–1931 елларда республикадан 9424 кулак гаиләсе төрле төзелешләргә, рудникларга, шахталарга, урман эшләренә, промыселларга, шулай ук махсус билгеләнгән  – кеше яшәмәгән һәм аз халыклы буш җирләргә (концлагерьларга, махсус торулыкларга һ.б. урыннарга) сөрелә. Кулак гаиләләрен сөрү тәртибе ВКП(б)ның директивасында тәгаенләнә. Директивада сөрелүче һәр хуҗалыкның өч айлык азык-төлек (гаиләнең һәр әгъзасына 2 потлап он, 2–3 пот бәрәңге, 15 кадак ярма), эш кораллары минимумы (балта, сәнәк, көрәк һ.б.) белән тәэмин ителергә, һәр 5 хуҗалыкка дирбияләре һәм ике атналык фураж запасы белән 1 ат бирелергә тиешлеге күрсәтелә.

Татарстанда кулакларны йорт-җирләреннән куу процессы крәстияннәрнең киң массаларына карата репрессия чаралары куллану белән бергә алып барыла. Кулакларга каршы көрәш чаралары еш кына урта хәллеләргә, кайбер очракларда колхозларга керүдән, «артык» ашлыкны тапшырудан, индивидуаль үзара салымнарны түләүдән баш тарткан ярлыларга, шулай ук совет һәм партия хакимиятләренең социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси гамәлләре белән риза булмаган затларга каршы юнәлдерелә.

Чынлыкта кулак хуҗалыкларының нисбәте 2–3% тан артмаса да, нәтиҗәдә Татарстанның кайбер районнарында йорт-җирләреннән куылган крәстиян хуҗалыкларының исәбе 10% ка җитә һәм аннан да арта (бу күрсәткечнең үсүе «түбәндәгеләр инициативасы» белән аңлатыла, кулакларны йорт-җирләреннән кууның югарыдан төшерелгән контроль саннарына арттырылып үтәлгән процентлар белән җавап бирәләр).

Кулакларны йорт-җирләреннән куу процессында шулай ук крәстияннәргә карата мәхкәмә санкцияләре дә кулланыла. 1931 елда ТАССР Баш мәхкәмәсендә 7510 кешенең эше карала, шулардан 4793 кеше, шул исәптән 1276 кулак, 527 таза тормышлы крәстиян, «хезмәт төркеме затлары»ннан (урта хәллеләр, ярлылар, колхозчылар һ.б.) 400 кеше хөкемгә тартыла. Үз административ районнарында калган кулак хуҗалыкларына баштарак колхозга керергә рөхсәт бирелми, аларга икътисади яктан көч җитмәслек индивидуаль үзара салым салына.

ТАССРның 44 районыннан алынган мәгълүматлар буенча, 1931 елда индивидуаль салым түләргә 5761 крәстиян хуҗалыгы дучар ителә, 1932 елның февраленә алардан казнага 1388 мең сум иминият түләүләре, 1042 мең сум үзара салым акчалары керә. 1931 елда 1 колхозчы хуҗалыгына – уртача алганда, 3 сум чамасы, 1 аерым хуҗалыкка – 30 сумнан артык, 1 кулак хуҗалыгына 314 сум чамасы авыл хуьалыгы салымы туры килә.

Республикада кулакларны йорт-җирләреннән куу процессы, башлыча, 1930 елларның беренче яртысында төгәлләнә; ул авыл җирендәге җитештерүче көчләргә зур зыян китерә: асылда авыл җәмәгатендә урта сыйныфның эшкә зур сәләтле вәкилләре юкка чыгарыла.

1953 елга кадәр Татарстанда төрле репрессияләргә (шул исәптән кулакларны йорт-җирләреннән кууга) 350 меңләп кеше дучар ителә. 1930 еллар ахырында Татарстан территориясендә яшәп калган, әмма йорт-җирләреннән куылганнарның зур өлешенә колхозларга керү мөмкинлеге бирелә, ТАССРның 1937 елгы Конституциясе нигезендә аларга гражданлык хокуклары кайтарыла.

Чыганаклар

Коллективизация сельского хозяйства Татарской АССР (1927–1937): Док. и материалы. Казань, 1968.

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2007–09. Т. 19–23.

Әдәбият

Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства Татарии (1917–1937 гг.). Казань, 1974.

Фролов Н. Коллективизация: помнить, чтобы не повторилось // Татарстан. 1993. № 9.

Фоминых Г. «Безумная жестокость при раскулачивании...» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1995. Май.

Автор – Р.В.Шәйдуллин