Эчтәлек

1927 елда И.В.Сталинга һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты җитәкчелегенә җибәрелә. Татар зыялыларының күренекле вәкилләре — табибләр, журналистлар, инженерлар, педагоглар, язучылар, рәссамнар (барысы да партиясез) тарафыннан кул куела. Аларны матбугатта һәм җыелышларда иҗтимагый-сәяси эзәрлекләү кампаниясе башлана.

Нәтиҗәдә, хат авторларының күпчелеге үз фикерләреннән баш тарта һәм шул турыда матбугатта язып чыга. ВКП(б) өлкә комитетының Сиксән икеләр хатына җавап итеп кабул ителгән 4 нче пленумы карарында төрки алфавитлар мәсьәләсенең хәл ителгән дип саналуы сәбәпле бу уңайдан бернинди дә каршылыклы фикерләр булырга тиеш түгеллеге, мондый мөрәҗәгатьнең гамәлләре белән ВКП(б)га каршы юнәлдерелгән милли-буржуаз элементларның үз көчендә булуын раслаучы күрсәткеч икәнлеге әйтелә.

1930 елларда Сиксән икеләр хатында катнашу күп очракта «халык дошманнары»ның контрреволюцион һәм совет хакимиятенә каршы оештырган акцияләре буларак бәяләнә. Хатка кул куючыларның күбесе репрессияләнә.

Әдәбият  

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999.

Автор — Б.Ф.Солтанбәков