Сугышта 1,5 млрд кеше яшәгән 38 дәүләт катнаша. Йогынты өлкәләренә, чимал чыганакларына, сәүдә мәйданнарына, колонияләргә ия булу, дөнья белән хакимлек итү өчен барган сәяси көрәш барышында каршылыкларның кискенләшүе нәтиҗәсендә башланып китә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан губернасы гаскәрләрне төрле кирәк-ярак һәм сугышчылар белән тулыландыру буенча гомумроссия базасына әверелә. 1914 елда гына да Казан губернасында 5 мобилизация уздырыла. Сугышның беренче 1,5 елында губерна халкы 22% ка кими (1914 елда 2 850 101 кеше яшәгән булса, 1916 елда 2 227 726 кешегә кала). Казан хәрби округына ай саен 800 рота (200 меңләп кеше) мобилизацияләү бурычы йөкләнә. 1914-1917 елларда Казан губернасыннан гына да 290 меңнән артык кеше мобилизацияләнә.

1916 елда губерна территориясендә Туксан дүртенче запас укчылар полкы һәм Туксан бишенче запас укчылар полкы оештырыла һәм урнаштырыла. Губернаның сәнәгате фронт ихтыяҗлары өчен хәрби продукция җитештерүгә күчерелә.

Казандагы 43 предприятие (15 500 эшче) хәрби заказларны тәэмин итә. Алафузов предприятиеләре армия өчен кием-салым һ.б. кирәк-ярак җитештерә. А.Д.Шабановның — күн, бертуган Крестовниковларның химия заводлары фронт өчен эшлиләр. 1915 елның июнендә Казан шәһәр думасы инициативасы белән Казан хәрби сәнәгать комитеты оештырыла (җитәкчесе итеп Казан шәһәре башлыгы В.Д.Боронин сайлана), аның булышлыгы белән предприятиеләр арасында хәрби заказлар бүленә. Шундый ук комитет Чистайда да эшли.

Сугыш елларында фабрика һәм заводларда хатын-кызлар һәм үсмерләр хезмәте киң файдаланыла: Казанда хатын-кызлар хезмәтенең өлеше 50% чамасы (Алафузов предприятиеләрендә 60% ка кадәр) тәшкил итә. Билгеләнгән вакыттан күбрәк эшләү гадәти күренешкә әверелә: Шабанов остаханәләрендә эш көне еш кына тәүлеккә 18 сәгатькә, Бондюг химия заводында 15-16 сәгатькә җитә. Чимал, ягулык китерү кыенлыклары, тимер юл һәм су транспортлары эшендә таркаулык хөкем сөрү сәбәпле, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә корылган предприятиеләр еш кына бөлә һәм ябыла (мәсәлән, Набоков һәм Веретенниковның такта яру ширкәте, Морозовның һәм Веселовның ярма яру заводлары). 1916 елның 1 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр чорда Казанда гына да 9 завод ябыла. Нәтиҗәдә халыкны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү чикләнә. Болар халыкта ризасызлык китереп чыгара: губерна шәһәрләрендә һәм авыл җирләрендә күпләгән халык чыгышлары булып уза. Авыл хуҗалыгында хәл елдан-ел катлаулана бара: чәчүлек җирләренең мәйданы, терлекләрнең саны кими, уңыш түбәнәя (бөртеклеләрнең уңышы һәр дисәтинәдән 59 поттан 30 потка төшә).

Хөкүмәт карары белән Казанда яралы сугышчыларны эвакуацияләү буенча округ пункты урнаша. 1914 елның 2 августында губерна земствосының 87 нче гадәттән тыш җыелышында «Земство берлегенең авыру һәм яралы сугышчыларга, сугышка алынучылар гаиләләренә ярдәм итү буенча Казан губерна комитеты» оештырыла (рәисе Н.А.Мельников), бүлекчәләре өязләрдә дә барлыкка килә. Комитет яралы сугышчыларны хастаханәләргә урнаштыра, хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыра, госпитальләрне хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Земство берлеге акчасына губернада 932 урынлы 22 лазарет ачыла, 109 ятакка исәпләнгән 8 лазарет шәхси иганәләр исәбенә эшли.

1915 елның ахырында Казанда 2568 урынга исәпләнгән 33 госпиталь эшли. Сугышның беренче көннәрендә үк Казан шәһәр думасы яралыларга һәм сугышка алынучылар гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләсе буенча гадәттән тыш утырыш уздыра. Дума инициативасы белән запастагылар һәм сугышка алынучылар гаиләләренә акчалата ярдәм күрсәтелә, шәһәр ашханәләрендә балаларны бушлай ашату оештырыла, ярлылар өчен махсус ашханәләр ачыла. Запастагыларның гаиләләрен тәэмин итү өчен Дума 2 ел эчендә 400 мең сум бирә. Сугыш елларында Казан шәһәре башлыгы В.Д.Боронин җитәкчелегендә авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм күрсәтүче шәһәр комитеты (ул иганә акчаларын пособиеләр бирүгә, хәйрия ашханәләре ачуга һ.б. максатларга тота), шулай ук госпитальләрне җиһазландыру комитеты үз эшчәнлекләрен җәелдерәләр.

Земство һәм шәһәр думаларыннан тыш, губернада шәхси хәйрия оешмалары челтәре барлыкка килә. Казанның үзендә 1914 елда 150 дән артык шундый оешма исәпләнә. Сугышның беренче елында Гомумземство берлеге, Гомумшәһәр берлеге, Кызыл Хач җәмгыяте, Сәүдәгәрлек-биржа җәмгыяте инициативасы белән губерна территориясендә 8590 ятакка исәпләнгән 144 дәвалау оешмасы ачыла. 1915 елның 1 сентябренә Кызыл Хач җәмгыяте тарафыннан губерна халкыннан җыелган иганә акчалары 201 мең сумнан артып китә. Губерна земствосы инициативасы белән гарипләр йорты төзү өчен 40 мең сум акча туплана. Сугыш елларында еш кына Казан урамнарында хәйрия акчалары җыю оештырыла, махсус көннәр, мәсәлән, әйберләр җыю өчен «Кызыл Хач» көннәре уздырыла. 1915 елның июненә кадәр урамнарда махсус уздырылган 10 көн эчендә 176 мең сум акча җыела.

Казанга көнбатыш губерналардан төрле оешма һәм сәнәгать предприятиеләре күчерелә. 1915 елның җәендә качаклар килә башлый. Август-сентябрь айларында Казанга гына да көн саен качаклар төялгән 4-5 эшелон кайта. Губерна 60 меңгә якын качакны кабул итә. Губерна территориясенә хәрби әсирләр дә китерелә: аларның беренче төркеме (1013 кеше) 1914 елның декабрендә килә, шәһәр янындагы Паратск заводына урнаштырыла.

Сугыш башланганнан соң, Россия мөселманнары хөкүмәткә теләктәшлек белдерәләр: аларның патриотик рухтагы берничә манифестациясе (мәсәлән, Казанда) була, 1915 елның гыйнварында 4 нче Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе, сугышка карата мөнәсәбәтен белдереп, рәсми мөрәҗәгать белән чыга, анда Россиядә яшәүче мөселман халыкларының сугышны тиз арада һәм җиңү белән тәмамлау өчен хөкүмәткә һәрьяклы булышлык итәчәге игълан ителә. 1914 елның декабрендә 4 нче Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе инициативасы белән Петроградта мөселман иҗтимагый оешмаларының Бөтенроссия съезды үткәрелә (кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары). Делегатлар фронтка ярдәм итү һәм мөселман хәйрия җәмгыятьләре эшчәнлеген җайга салу белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәләр. Корылтайда мөселман иҗтимагый оешмаларының яралы сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча Вакытлы комитеты оештырыла. Солдатлар һәм аларның гаиләләре файдасына Комитет тарафыннан җәмгысе 50 мең сум чамасы акча җыела. 1916 елның җәендә фронтка Комитет тарафыннан Россия мөселманнарының санитар отряды оештырылып җибәрелә, аны А.Сыртланова җитәкли. 1915 елда Оренбургта һәм Казанда Польша һәм Литвадан килгән мөселман качакларга ярдәм итү җәмгыятьләре оештырыла. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң мөселман хәрбиләре арасында Россия армиясендә махсус мөселман гаскәри берәмлекләр булдыру эше башлана, шул максат белән мөселман хәрбиләрнең 1 нче Бөтенроссия корылтае чакырыла (1917 елның 17-26 июле, Казан). Ул корылтайда кичекмәстән милли гаскәри берәмлекләр оештыра башлау турында карар кабул ителә.

1917 елда сугышка каршы хәрәкәт киң колач ала башлый. Һәр җирдә демонстрация һәм митинглар уздырыла, төп таләпләрнең берсе «Бетсен сугыш!» лозунгында чагыла. Россия мөселманнары арасында сугышка каршы оешмалар барлыкка килә (кара Мөселманнар комитеты).

1918 елның 3 мартында Россия Брест шәһәрендә Германия белән аерым килешү (Брест солыхы) төзи, бу хәл Россиядәге кайбер сәяси көчләр арасында ризасызлык тудыра (кара Сул эсерлар). Сугыш 1918 елның ноябрендә Антантаның җиңүе белән тәмамлана. Солых шартлары Парижда Тынычлык конференциясендә әзерләнә (бүленүләр белән 1919 елның 18 гыйнварыннан 1920 елның 21 гыйнварына кадәр бара), аның эшендә Милләт Мәҗлесе вәкилләреннән С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаров катнаша. Делегация җитәкчесе С.Максуди конференциядә катнашучыларга Идел буе һәм Урал төбәге төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтарият конституциясенең маддәләре кертелгән меморандум белән мөрәҗәгать итә. 1920 елның апрелендә делегацияне Франция премьер-министры А.Мильеран кабул итә.

Чыганаклар  

У милосердия древние корни (Благотворительность и милосердие в Казани в годы Первой мировой войны. 1914-1917). Сб. документов и материалов. К., 2003. Кн. 2.

Әдәбият  

Медведев Е.И., Григорьев А.Н., Булатов М.Р. Об Октябрьском вооруженном восстании в Казани в 1917 году: Сб.статей. К., 1948;

Ежов Н. Военная Казань в 1917 г. К., 1954;

Ионенко И.М., Тагиров И.Р. Октябрь в Казани. К., 1967;

История Казани. К., 1988. Кн. 1.

АвторЛ.М.Айнетдинова