Эчтәлек

1921 елның көзендә башлана.

Ачлык афәтенә 2 миллионнан артык кеше дучар була.

Ачлыктан бигрәк тә Арча, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш һәм Чаллы кантоннары халкы интегә.

Ачлыктан интегү сәбәпләре акрынлап арта бара. Беренче бөтендөнья сугышы авыл хуҗалыгына зур зыян китерә (эшләүче халык саны азая, ат, дуңгыз, сарыкларның саны кими, азык-төлек запасы тотылып бетә).

1917–1920 елларда сәнәгый һәм кустарь предприятиеләрне, җирне дәүләтләштерү Татарстан халкын читкә китеп эшләү һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Гражданнар сугышы елларында терлекнең күпчелек өлеше тартып алына яки корылыклы 1920 ел нәтиҗәсендә азык җитмәүдән кырыла. 1920 елда иген уңмау һәм чамадан тыш зур продразвёрстка (10 млн поттан артык, ягъни ашлыкның тулай җыемының 35%) халыкта җан башына икмәк куллануны 3 потка кадәр киметә.

Уңайсыз һава шартлары (язның иртә һәм коры килүе, май-июнь айларында явым-төшемнәрнең булмавы), авыл хуҗалыгында җитештерүнең дәүләт тарафыннан алып барылуына бәйле рәвештә, крәстиян җирләренең соңга калып һәм сыйфатсыз чәчелүе 1921 елда иген уңмауның төп сәбәбе булып тора.

Ашлык җыемы күләме 1921 елда, 1913 белән чагыштырганда, 94% ка кими (112 млн поттан 6,4 млн потка кала).

1921 елда бөртекле төп культураларның уртача уңышы дисәтинәгә 2-3 пот (арыш – 2, бодай – 2,9, солы – 2,4, арпа – 2,9 пот) тәшкил итә.

Кешеләр алабута, имән чикләвеге, кычыткан, үлән һәм агач яфраклары, мүк һәм башкаларны ашарга мәҗбүр була. Көнлек ризыкта аларның күләме 60% тан артып китә. Халык соңгы терлеген суя, мәчеләр, этләр һәм башка җәнлек һәм хайваннарны ашауга кадәр барып җитә.

Вакыйгаларның шаһиты, Казандагы «АРА» оешмасы җитәкчесе, Америка язучысы Д.Р.Гайльдс: «Мин булырга туры килгән күп кенә авылларда йортларның дүрттән өче бушап калган, башка йортларда да тормыш билгеләре күренми; кайчандыр йөзләрчә һәм меңнәрчә кеше яшәгән бу урыннарда үле тынлыкны бозарлык эт өрүе дә, әтәч тавышы да, мәче мыраулавы да ишетелми иде», – дип яза.

Икенче шаһит М.Солтангалиев: «Татарстан республикасының 22 млн. пот икмәк биргән, ел ярым дәвамында Советлар Федерациясенең бөтен Көнбатыш Армиясен азык-төлек белән тәэмин итеп торган крәстияннәре соңыннан – 1921 ел ачлыгында кешеләр ашау һәм башка афәтләр дәһшәтен кичерде», – дип яза.

1921 елның көзендә Татарстанда ачларга ярдәм итү комиссиясе – Татпомгол оештырыла. 1921 елның ахырында ТАССР азык-төлек салымыннан азат ителә.

1921 елның көзендә республикага чәчүлек өчен 2692286 пот арыш һәм бодай кайтарыла (аның 347102 потын бүлергә өлгермиләр) һәм 419 мең дисәтинә (35,7%) җиргә орлык чәчелә.

1921–1922 елларда республика өчен Украинада (254972,4 пот), Брянск (102006,2), Владимир (106739,3), Гомель (269418), Курск (198851,1), Минск (357078,2), Орёл (109221,7), Петроград (5005), Псков (307234,2), Рыбинск (205187,4), Смоленск (279013), Тверь (99963,1), Череповец (157986,1), Ярославль (112039,3) губерналарында һәм башка төбәкләрдә бодай, солы, арпа, карабодай, тары, борчак, вика, кукуруз, ногыт борчагы, көнбагыш, җитен, киндер орлыклары әзерләнә, шулай ук чит илләрдән 203523 пот бодай, 8034,4 пот солы, 27901,4 пот арпа сатып алына.

Крәстияннәргә һәм күмәк хуҗалыкларга 4606557 пот сабан культуралары орлыгы (сабан җирләренең 632 мең дисәтинәсе – 62% чәчелә), 502 мең пот орлыклык бәрәңге, 2988 мең пот уҗым культуралары орлыгы (уҗым җирләренең 80 % ы чәчелә) таратыла.

1922 елда Татарстанга 8 млн поттан артык азык-төлек китерелә. Илнең ачлык афәте кичермәгән төбәкләренә (Урта Азиягә, Себергә һ.б.) 210 меңнән артык кеше озатыла. Ачка интегүчеләрне дәүләт һәм җәмәгатьчелек хисабына ашату оештырыла. Ләкин бу чаралар гына җитеп бетми. Республиканың ачлыктан интеккән халкына ярдәмгә чит илләрдәге иҗтимагый оешмалар ( «АРА», Халыкара эшчеләр хәйрия оешмасы) җәлеп ителә. Татарстан территориясендә җәмәгать туклану пунктлары, азык-төлек, кием-салым, сабын һәм башка өләшү урыннары оештырыла, халыкка медицина ярдәме күрсәтелә. 1922 елның 1 июленә бирелгән мәгълүматлар буенча, җәмәгать ашханәләрендә 1,6 миллионнан артык кеше туклана.

Ачлык елларында Татарстан халкы 400-600 мең кешегә кими. Ачлык, авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә Тәтеш кантоны 66 мең кешесен (халыкның 35%), Спас кантоны – 48 мең (26%), Чистай кантоны – 79 мең (21%), Зөя кантоны – 35 мең (22%), башка кантоннар үз халкының 5-10% ын югалта.

Татарлар саны – якынча 25% ка, руслар – 11% ка, башкалар 15% ка кими.

1921–1922 елларда 86 мең крәстиян хуҗалыгы (16,2%) юкка чыга; чәчүлек җирләренең мәйданы 700 мең дисәтинә (39,8%) кими; сукалар саны – 40695 (31,7%), сабаннар – 66225 (38%), тырмалар – 105133 (35,6%) ургычлар – 537 (21,6%), җилгәргечләр һәм сортларга аеру машиналары 3246 данәгә (17,4%) азая.

1917 ел белән чагыштырганда атлар һәм мөгезле эре терлек саны – 65% ка, сарыклар һәм кәҗәләр – 91% ка, дуңгызлар 97% ка кими.

1922 елларда республикада 400 мең баш ат җитешми; бер крәстиян хуҗалыгына уртача 0,6 арба, 0,4 сука, 0,3 сабан, 0,6 тырма, 0,5 чалгы һәм 2 урак туры килә; авыл хуҗалыгының җитештерүче көчләре таркала, аларны торгызу озак елларга сузыла.

Литература

 Таһиров И.Р. Ачлык фаҗигасе // Мирас. 1996. № 4; 

Сабиров Р.А. Деревня Татреспублики после голода 1921. Казань, 1922;

Ермолаев В.М., Шараф Г.Ш., Хасанов М.А. Очерки по экономической географии Татреспублики. Казань, 1931;

Климов И.М. Помощь Советского правительства и великого русского народа трудящимся Татарской республики в борьбе с голодом 1921–1922 годов // Уч. зап. Казан. университета. 1954. Т. 114, кн.5;

Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР (1920–1926 гг.). Казань, 1960;

Белокопытов В.И. Лихолетье: Из истории борьбы с голодом в Поволжье. 1921–1922 гг. Казань, 1976;

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999;

Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.

Автор – Р.В.Шәйдуллин