Биографиясе

1857 елның 30 июне, Лифляндия губернасы Дерпт шәһәре — 1898 елның 18 мае, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Дерпт университетын тәмамлый (1880).

1880 елда Халык мәгарифе министрлыгында (Санкт-Петербург) эшли.

1882–1886 елларда Дерпт уку-укыту округы попечителе канцеляриясе чиновнигы.

Казан университетының политэкономия һәм статистика кафедрасы экстраординар (1891 елдан), ординар (1894 елдан) профессоры.

Политэкономия мәсьәләре буенча Штирнер һәм Ф.Ницше карашлары тарафдары.

«Статистик ысул турында берничә сүз» («Несколько слов о статистическом методе». СПб., 1897), «Кыскача статистика курсы» («Краткий курс статистики», ч. 1–2, 1898–1900) хезмәтләре статистика теориясе һәм тарихына багышлана, шулай ук рус артеле тарихы турында хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре                                 

Ueber Ursprung, Geschichte, Wisen und Bedentung des russischen Artels. Ein Beitrag zur Kultur — und Wirtschaftsgeschichte des russischen Volkes: В 2 ч. Дерпт, 1890–91.

Әдәбият                

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.

Автор — Е.Б.Долгов