- РУС
- ТАТ
1850–1920 елларда Самара губернасында административ-территориаль бүленеш берәмлеге
Үзәге – Бөгелмә шәһәре.
Бөгелмә өязе территориясе баштарак Казан губернасына буйсына; 1735 елдан яңа оешкан Оренбург губернасында Богырыслан, Бозаулык һәм Ставрополь өязләре белән аерым бер провинция тәшкил итә. 1735–1770 елларда Бөгелмә бистәсенә Зәй, Иске һәм Яңа Чишмә, Тиинск кальгаларындагы игенче солдатлар күчереп утыртыла; 1741–1745 елларда ныгытмалар төзелә; рус һәм башка милләт вәкилләре яшәгән волостьлар белән идарә итү өчен земство конторасы оештырыла. 1744 елда Минзәлә өязе белән бергә Бөгелмә бистәсе Сенатка буйсындырыла. 1781 елның 23 декабрендә бистәгә өяз шәһәре статусы бирелә һәм ул биләмәсендәге җирләр белән бергә Уфа наместниклыгының Уфа өлкәсенә беркетелә. 1796 елның 31 декабрендә Бөгелмә өязе биләмәсе Оренбург губернасына, 1850 елның 6 декабреннән Самара губернасына күчерелә.
Бөгелмә өязе төньякта һәм төньяк-көнбатышта – Казан губернасы Чистай өязе һәм Уфа губернасы Минзәлә өязе белән, көнбатышта – Чистай өязе, көньякта Самара губернасы Богырыслан өязе, көнчыгышта Уфа губернасы Бәләбәй өязе белән чиктәш була. Бөгелмә өязе аша аккан елгалар: Дала һәм Урман Зәе, Чишмә, Ык (кушылдыклары Дим, Кандыз, Эстәрле), Сок, Кондырча, Богырыслан, Камышлы, Олы Чирмешән һ.б.
XIX йөз ахырында гомуми мәйданы 10,8 мең квадрат чакрым (губерна мәйданының 8,5%ы). Халкы 368,9 мең кеше, шул исәптән татарлар 35,3%, руслар 31,9%, мордвалар 12,5%, башкортлар 9,9%, чуашлар 8,5% (1908). 4 станга, 38 волостька бүленә. Беренче станга Азнакай, Әлмәт, Әлки, Каратай, Микулин, Минзәләбаш, Тымытык, Эстәрлетамак, Яңа Нәдер волостьлары керә. Үзәге – Әлмәт авылы. Икенче стан үзәге – Чирмешән кальгасы, аңа Варварино, Костюнкино, Мордва Афонкәсе, Мордва Ивановкасы, Мордва Карамалысы, Тимәш, Түбән Чыршылы, Чатырлы, Шонталы, Югары Карамалы волостьлары керә. Өченче стан үзәге – Рыково авылы, аңа Александровка, Баулы, Димескәй, Ивановка, Керәшле, Салих, Спас, Сумароков, Чәкән волостьлары керә. Дүртенче стан үзәге – Борискино авылы, аңа Әбдекәй, Богоявленск, Борискино, Борисоглебский, Добрино, Елизаветинка, Кузайкино, Спиридоновка, Сходнево, Яңа Писмән волостьлары керә.
Бөгелмә өязе халкы, нигездә, игенчелек (арыш, солы, арпа, бодай, карабодай игелә), терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Һөнәрчелектә мунчала әзерләү, бау ишү, арба-чана, сандык һ.б. төр агач әйберләр, балчык савыт-саба ясау киң тарала. Халыкның бер өлеше төзелеш кирәгенә таш чыгара, йон тетә, киез итек баса һәм киез әвәли, балык тота. Читкә китеп эшләүчеләр, үз ат-олавы белән көнлекчелектә йөреп көн күрүчеләр дә була.
Бөгелмә өязендә XIX йөздә А.Ф.Елачичның 3 спирт, 2 шәраб ясау һәм сыра кайнату заводлары, Д.В.Давыдовның сабын кайнату, А.Фёдоровның күн заводлары, бертуган Мишкиннарның постау туку фабрикасы белән сәүдә йорты һәм 2 ат заводы эшли. Бөгелмәдә, Әлмәт, Керкәле, Түбән Шалты, Елизаветинка, Петровка, Иске Куак, Чәкән, Чирмешән авылларында ярминкәләр уздырыла. Өяздән ашлык, йон, дуңгыз мае, киез, ат, үгез һәм сарыклар читкә сатуга чыгарыла.
XIX йөзнең икенче яртысында Бөгелмә өязендә 10 земство, 18 чиркәү мәктәбе, мәчетле һәрбер татар авылында мәктәп, эрерәкләрендә мәдрәсәләр эшли (барлыгы 117 уку йорты). Бөгелмәдәге 3 өяз училищесендә 80 ләп укучы, 2 сыйныфлы кызлар мәктәбендә 60–70, ир балалар чиркәү мәктәбендә 12 бала белем ала. XX йөз башында өяздә 45 мәктәп (шул исәптән 27 татар мәктәбе) була. Берничә хәйрия җәмгыяте (1880 елларда оешкан Изге Николай исемендәге, Бәйрәкә крәстияннәре җәмгыяте һ.б.) эшли, 1892 елда балалар ятимханәсе ачыла.
Бөгелмә өязе 1920 ел урталарында бетерелә, волостьларының күпчелек өлеше Бөгелмә кантонына беркетелә.
Автор – Д.Г.Мостафина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.