- РУС
- ТАТ
Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге дәүләт учреждениеләре системасы
Халык сәламәтлеген әйләнә-тирә мохитнең зарарлы тәэсиреннән саклау, хезмәт һәм көнкүреш санитария-гигиена шартларын яхшырту, ил территориясендә эпидемиологик иминлек булдыруга юнәлдерелгән санитария-саклык чаралары эшләү һәм уздыру белән шөгыльләнә.
Революциягә кадәрге Россиядә бердәм санитария-эпидемиология хезмәте булмый. Россия территориясендә санитария-эпидемиология күзәтчелеге РСФСР Халык комиссарлары советының «Республика санитария органнары турында» 1922 елда кабул ителгән Декреты нигезендә төзелә. Шул ук елда 13 табибне берләштергән ТАССР санитария-эпидемиология хезмәте алдына Гражданнар сугышының бер нәтиҗәсе буларак каралган йогышлы авырулардан арыну бурычы куела.
1921 елда республикада 3 мең – чәчәк белән, 90 мең – тимгелле тиф, 14 мең – кайтма тиф, 7 меңнән артык корсак тифы белән авыручы булуы ачыклана; ваба йоктырган 12 меңнән артык кешенең 41% ы вафат була. Санитария-эпидемиология чаралары күрелү нәтиҗәсендә ваба эпидемиясе таралуга чик куела.
1930 елга паразитар тиф төрләре таралышын киметү бурычы үтәлә: тимгелле тиф белән авыру очраклары – 187, кайтма тиф белән авыру очраклары 396 тапкырга кими; бизгәк (малярия), дифтерия, полиомиелит, столбняк, түләмә, бруцеллез, тилерү авыруы, трахома йоктыруның аерым очраклары гына теркәлә. Йогышлы эчәк авырулары киң таралыш алу сәбәпле, су чыганакларын тазарту, торак пунктлардагы санитария-гигиена торышын яхшырту чаралары күрелә.
1930–1938 елларда кисәтү күзәтчелегенең башкарма органын ТАССР дәүләт санитария инспекциясе тәшкил итә. 1942 елдан предприятиеләрдә медицина хезмәте күрсәтү белән яңа төзелгән һәм эреләндерелгән медицина санитария частьлары (МСЧ) шөгыльләнә башлый, аларның вазифаларына агымдагы һәм кисәтү санитария күзәтчелеге уздыру, йогышлы авыруларны, профессиональ авырулар һәм травмаларны кисәтү керә. Сәнәгать предприятиеләренә медицина хезмәте күрсәтү буенча санитария-эпидемиология күзәтчелеген оештыручылар, сәнәгатьтәге санитария табибләре (А.Н.Крепышева, Р.Г.Сюняков, М.С.Кузнецова, Т.И.Черанова, Ш.Е.Ошерова, З.Г.Нахабина, А.Ф.Страхова, З.Г.Матвеева һ.б.) зур эш алып бара.
1942 елда халыкның кар астында кышлаган башакларны җыеп куллануы сәбәпле, кешеләр арасында күпсанлы үлем очракларына китергән (1943 елда – 18,2%) септик ангина тарала. 1944 елда азыктан агуланулар 1943 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артыграк була, әмма үлемнәр күзәтелми. Эпидемияләргә каршы чараларны дөрес оештыру, гомуми медицина һәм санитария-эпидемиология челтәре табибләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 1945 елга тулаем авыру очраклары кимүгә йөз тота (сугыш алды елларындагы дәрәҗәдән төшә); авыру йоктырулар кими (корсак тифы белән – 3, дизентерия белән – 20, дифтерия белән – 3 тапкырга); балалар үлеме сугышка кадәрге дәрәҗәдән төшә).
Эпидемияләргә каршы һәм санитария таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру һәм уздыру медицина кадрлары җитешмәү сәбәпле катлаулана. 1941–1942 елларда күп кенә медицина хезмәткәрләре Кызыл Армиягә мобилизацияләнә; кадрлар дефициты эвакуацияләнеп килгән белгечләр хисабына өлешчә тулыландырыла.
Йогышлы авырулар белән көрәшне оештыруда инфекция учакларына ТАССР Халык комиссарлары советы вәкилләрен юллауның әһәмияте зур була. Инфекцияләргә чик куюда, санитария һәм эпидемияләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә Казан медицина институты, Казан дәүләт табибләр белемен камилләштерү институты, Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты, Казан ветеринария институты, Бизгәк (малярия) станциясенең (1935 елда оештырыла) әйдәп баручы белгечләре катнаша. Бактериологик, серологик лабораторияләр эшчәнлеге җәелдерелә, 1942 елда бруцеллез лабораториясе ачыла.
Санитария-аңлату эшләренә зур игътибар бирелә; рус һәм татар телләрендә брошюралар, плакатлар, листовкалар басыла башлый (җитәкчесе – Ф.Г.Мөхәммәдъяров).
Бөек Ватан сугышы ахырына республикада 94 дәүләт санитария инспекторы һәм 144 санитария инспектор ярдәмчесе исәпләнә, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы өлкә санитария-эпидемиология станциясе, 2 – шәһәр (Казанда һәм Зеленодольскта), 37 район санитария-эпидемиология станциясе оештырыла.
1948 елда эпидемияләргә каршы көрәшүче отряд, һөнәри дезинфекция бүлеге һәм өлкә санитария-эпидемиология станциясе җирлегендә ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика санитария-эпидемиология станциясе төзелә (штаты – 75 берәмлек). РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә 1955 елда район санитария-эпидемиология станцияләре үзәк район хастаханәләре белән берләштерелә. 1964 елда ТАССР сәламәтлек саклау министры М.И.Грачёв башлангычында санитария-эпидемиология станцияләре дәүләт санитария күзәтчелеге функциясен үтәүче мөстәкыйль оешмага әверелә, алар Татарстан АССРның һәр районында оештырыла. Бактериологик лабораторияләр челтәрен киңәйтүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга игътибар бирелә. 1960 елларда санитария хезмәте белгечләренең тәкъдимнәре Татарстан шәһәрләрен (Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулы һ.б.) һәм шәһәр-районнарны төзү-төзекләндерү, нефть амбарларыннан һәм факеллардан арыну, чистарту корылмалары төзү барышында; Куйбышев сусаклагычын төзү белән бәйле эшләрдә: инженерлык саклау корылмалары торгызганда, каберлекләрне санацияләгәндә, торак пунктларны күчергәндә, урманнарны кискәндә (Казан; Лаеш, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе, Куйбышев районнары һ.б.); Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен төзегәндә файдаланыла.
Халык хуҗалыгында радиоактив матдәләр һәм башка ионлаштыручы нур чыганаклары куллануның артуы сәбәпле, 1958 елда Республика санитария-эпидемиология станциясендә радиология төркеме оештырыла, аннары Республика радиация куркынычсызлыгы үзәге, Әлмәт (1968), Чаллы (1976) санитария-эпидемиология станцияләре каршында зона радиология төркемнәре, Казан шәһәр санитария-эпидемиология станциясе каршында радиацион гигиена бүлеге (1991) барлыкка килә.
Авыл хуҗалыгын химияләштерү, пестицидлар куллану белән бәйле рәвештә, азык продуктларында һәм тышкы тирәлектә пестицид калдыклары күләмен билгеләү өчен, Республика санитария-эпидемиология станциясендә, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы, Чистай, Лениногорск, Буа шәһәр санитария-эпидемиология станцияләрендә лабораторияләр төзелә. лабораторияләрдә ел саен 8,5 меңнән артык тикшерү уздырыла, шуның белән авыл хуҗалыгы продукциясен куллану куркынычсызлыгы гарантияләнә.
1987 елда Казанда электромагнит кырлары һ.б. физик факторлар лабораториясе төзелә, соңрак ул техник яктан компетентлы һәм бәйсез үзәк статусына ия бүлеккә әверелә. 1980 еллар ахырында Республика санитария-эпидемиология станциясендә яшәү тирәлегенең кеше организмына тәэсирен төрле яклап өйрәнү өчен бүлек оештырыла, 1993 елда бүлек нигезендә Татарстан Республикасы санитария-эпидемиология күзәтчелеге шәһәр комитетының Республика мәгълүмат-аналитика үзәге булдырыла. 1990 елларда Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе галимнәренең республика халкы сәламәтлегенә әйләнә-тирә мохит факторлары тәэсирен өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге башлана.
1991 елда Татарстан Республикасының санитария-эпидемиология күзәтчелеге дәүләт комитеты оештырыла, шәһәр һәм район санитария-эпидемиология станцияләре дәүләт санитария күзәтчелеге үзәкләре дип үзгәртелә. комитет составында санитария-гигиена, эпидемиология күзәтчелеге, радиация иминлеге, гигиена сертификациясе һәм лицензияләү, мәгълүмат-аналитика үзәкләре барлыкка килә. 1993 елда Татарстан Республикасында республикага кертелә торган продукцияне тикшереп кабул итү өчен Республика гигиена сертификациясе һәм лицензияләү үзәге булдырыла.
1990 елларда тормыш дәрәҗәсенең кинәт төшүе йогышлы авырулар, шул исәптән дифтерия, туберкулез, сифилис, В һәм С вируслы гепатитлар, СПИД, бизгәк (малярия), табигать-төбәк белән бәйле зооноз инфекцияләр (талпан энцефалиты, бөер синдромлы геморрагик бизгәк) таралуга китерә. 2000 елга республикада дифтерия белән авыру очраклары 1966 ел дәрәҗәсенә төшерелә, полиомиелитка каршы иммунизация оештырыла, эпидемиологик иминлек тәэмин итү (СПИДны, венерик авыруларны, кискен эчәк инфекцияләрен һәм зооантропоноз инфекцияләрне кисәтү), вакытсыз үлемнәрне киметү максатыннан кичектергесез чаралар күрүгә юнәлтелгән дәүләт программалары тормышка ашырыла; туберкулезга каршы көрәш, Татарстан Республикасы территориясенә аеруча куркыныч йогышлы авырулар үтеп керүдән һәм таралудан саклану буенча махсус республика программалары эшли.
2001 елда Татарстан Республикасының санитария-эпидемиология күзәтчелеге дәүләт комитетының эшчәнлеге туктатыла, аның дәвамчысы буларак, «Татарстан Республикасы дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге» оештырыла. 2005 елда территориаль федераль орган – республиканың шәһәр һәм районнарында 17 территориаль бүлеге булган «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе» төзелә. «Татарстан Республикасындагы дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге» җирлегендә максаты Идарә һәм аның бүлекләренең дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеген тәэмин итү булган «Татарстан Республикасындагы (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе оештырыла, республиканың шәһәр һәм районнарында аның шулай ук 17 территориаль бүлеге булдырыла.
2014 елда Татарстан Республикасында Идарәгә караган 12 бүлек, Гигиена һәм эпидемиология үзәге (12 филиалы белән) эшли; санитария-эпидемиология хезмәте системасында 1,8 меңнән артык белгеч: 500 дән артык табиб һәм 500 дән артык урта медицина персоналы, шул исәптән 4 медицина фәннәре докторы һәм 8 медицина фәннәре кандидаты хезмәт куя; 4 кеше – «Роспотребнадзор»ның мактаулы хезмәткәре, 18 кеше – сәламәтлек саклау отличнигы, 2 кеше – санитария-эпидемиология хезмәте отличнигы.
ТАССРның баш санитария инспекторлары:
ТАССРның Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте җитәкчеләре, ТАССРның баш санитария табибләре:
Республика санитария-эпидемиология хезмәте белән 1984–2011 елларда – В.В.Морозов, 2011 елдан М.А.Патяшина җитәкчелек итә.
Этапы развития и становления государственной санитарно-эпидемиологической службы Республики Татарстан // Казан. мед. журн. 1999. № 1.
Автор – В.В.Морозов, В.А.Трифонов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.