- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 10 гыйнвары), рядовой
1912 елның 14 сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылы – 1956 елның 20 ноябре, Свердловск өлкәсе Покровск-Уральск шәһәр тибындагы поселогы, хәзер Североуральск шәһәре составында.
Сугышка кадәр Ижевск машина төзелеше заводында эшли.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында.
1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе 465 нче укчы полк автоматчысы. Брянск һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итү сугышларында катнаша.
1943 елның сентябрь-ноябрендә Киев өчен барган сугышта (1943 ел) батырлык күрсәтә. 25 сентябрьдә Украинаның Киев өлкәсе Вышгород авылы (хәзер шәһәр) янында беренчеләрдән булып Днепрны кичә. Ай буе дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтара. 3 ноябрьдә Киевны азат иткәндә, гранаталар ыргытып, үзйөрешле тупны сафтан чыгара, икенчесенә зыян китерә.
3 ноябрьдә Киевның Пуща-Водица бистәсе янындагы сугышта авыр яралана.
1945 елда яралану сәбәпле демобилизацияләнә.
Сугыштан соң Ижевск шәһәрендә тегермән комбинатында эшли, аннары Покровск-Уральский шәһәрендә яши.
Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Североуральск шәһәрендә Геройга һәйкәл, Актаныш авылында Җиңү паркында бюст, Күҗәкә мәктәбе бинасында мемориаль такта куела. Актанышта аның хөрмәтенә урам һәм кадетлар интернат-мәктәбе атала. Х.З.Заманов исеме Ижевск шәһәрендә Мәңгелек ут янында Советлар Союзы Геройларына мемориаль стелада мәңгеләштерелә.
Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975;
Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980;
Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союза — наши земляки. Устинов, 1985;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 159, 174, 175;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 63.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.