Биографиясе

1912 г., Уфа губернасы, Минзәлә өязе Күҗәкә авылы – 1956 елның 20 ноябре, Свердловск өлкәсе Покровск-Уральск шәһәр тибындагы поселок.

Сугышка кадәр Ижевск машина төзелеше заводында эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 465 нче укчы полк автоматчысы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның сентябрь-ноябрендә Киев өчен барган сугышта (1943 ел) батырлык күрсәтә.

3 ноябрьдә Киевның Пуща-Водица бистәсе янындагы сугышта авыр яралана.

Сугыштан соң Ижевск шәһәрендә, аннары Покровск-Уральскида яши.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975;

Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980;

Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союза — наши земляки. Устинов, 1985.

Автор – В.А.Шагалов