Биографиясе

1910 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзер Саба районы) Байлар Сабасы авылы – 1944 елның феврале.

1940 елга кадәр туган авылында колхозда, Төньяк Казакъстан өлкәсе, Ленин районы Ильинка авылы МТСында эшли.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче гвардия һава десанты полкының 3 нче укчы батальоны отделениесе командиры (60 нчы армиянең 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе).

Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Дон елгасының сулъяк ярындагы оборона тоту (1942 ел), Курск (1943 ел) сугышларында, Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 9 октябрендә Ясногородка авылы тирәсендә (Киев өлкәсе Вышгород районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

Украина территорясендә сугышларның берсендә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ильинка авылында һәм туган җирендә Геройның бюстлары куелган.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000;

Герои Советского Союза - казахстанцы. Алма-Ата, 1968;

Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.                         

Автор – В.А.Шагалов