Биографиясе

1931 елның 28 октябре, БАССРның Илеш районы Яңа Аю авылы – 1981 елның 18 декабре, Әлмәт шәһәре.

1949–1980 елларда «Татспецстрой» трестының 48 нче махсуслашкан идарәсендә электр белән эретеп ябыштыручы, мастер, прораб, 1973 елдан җитәкче урынбасары.

Герой исеме бишьеллык план (1971–1975 еллар) йөкләмәләрен үтәүдәге зур казанышлары һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

Истәлек

Әлмәт шәһәрендә Н.Г.Зәйнуллин яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Четверть века на марше. Альметьевск, 1982;

Сагитов Т. Зайнуллин Насифулла Гизатуллович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы - наши земляки. Казань, 2003;

Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006.