Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге: белешмәлек / төз.‑авт. Ф. Р. Бәдретдинова, Л. Ш. Дәүләт, Г. Г. Зәйнуллина, Г. И. Каюмова, Л. Т. Мөхәммәтшина, Г. Э. Рәфыйкова; фәнни мөх. Л. М. Айнетдинова, Э. М. Галимова. — Казан: ТР ФАнең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2026. — 288 б.: ил.

Белешмәлектә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең гамәлгә куелуы һәм үсеш баскычлары турында белдерүче документлар — премия турында карарлар һәм нигезләмәләр, шулай ук лауреатлар хакында кыскача белешмә бирелә. Һәр исем Tatarica онлайн‑энциклопедиясендәге тулырак мәгълүмат урнаштырылган мәкаләгә сылтама белән тәэмин ителә. Басма бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнә.